Әлмәттәге цехта кешеләр тереләй яна [фото]

-- Лэйсирэ

Янгын сүндерүчеләр Әлмәттәге мебель цехында һәлак булган икенче кеше мәетен тапкан. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Объездная урамында урнашкан бинада янгын турындагы хәбәр бүген көндезге уникенче яртыда 112 номерына килгән. Урынга коткаручылар киткән. Янгынга икенче ранг бирелгән.

Янгын сүндерүчеләр «Агат» сәүдә йортының мебель цехы эчендә ут чыгуын ачыклый. Янгын мәйданы 240 квадрат метр тәшкил итә. 11.52 сәгатьтә янгынга өченче ранг бирелгән.

Әлеге янгында предприятиедә эшләүче бер ир-ат һәлак булганын хәбәр ителде. Соңрак икенче кеше мәете табыла.

12.35 сәгатьтә ачык ут сүндерелгән.

Чыганак һәм фото: Татар-информ

Бәйле