Яңа ел бәйрәменә кадәр аз вакыт калып бара. Күңелле бәйрәм инде ул: дуслар, туганнар бергә җыелыша. Әмма исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар өчен ул бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Бу вакытта агуланып хастаханәгә эләгүчеләр саны да артып китә. Бәйрәм көннәрендә эчү күздә тотыла икән, ничек исән калырга һәм сәламәтлеккә зыян китермәскә?
Сакланып калыр өчен өч сорауга анык җавап булырга тиеш: нәрсә эчәргә, кайда эчәргә һәм күпме эчәргә? Әмма иң отышлысы – гомумән эчмәскә! ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина, Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасарлары Чулпан Бәдретдинова һәм Сергей Баранов журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә нәкъ шул фикерне яңгыраттылар.
Экспертлар билгеләп узганча, бәйрәм көннәрендә исерткеч эчемлекләр белән агулану уртача биш тапкырга арта. Әгәр дә эш көннәрендә наркология диспансерына өч-биш кеше китерелә икән, бәйрәм көннәрендә бу сан 20-30 кеше тәшкил итә. Гадәттә алар – лаякыл исерек хәлдәге 35 яшь тирәсендәге ир затлары. Ни кызганыч, узган Яңа ел бәйрәмендә шундый өч кеше гомерен саклап калып булмаган.
Сеченов урамындагы, 6нчы йортта урнашкан республика наркология диспансеры табиблары өчен иң авыр вакыт 31 декабрь төне һәм 1 гыйнвар көне дип уйлау – зур ялгыш икән. Кайнар чор нәкъ икенче гыйнвардан соң башланып, иң югары ноктасы 7-8 гыйнвар көннәренә туры килеп, ай азагында гына тына икән.
Шул упкынга төшмәс, бәйрәм шаукымына эләкмәс өчен, ниндидер уртак кагыйдәләр әйтү кыен, чөнки барысы да кешенең үзеннән тора, дип белдерә белгечләр. Һәр кешенең организмы спиртлы эчемлекне үзенчә кабул итә һәм эшкәртә. Кемгәдер исерергә өчен бер чәркә дә җитсә, кайберсе, нәтиҗәсен күрер өчен, стаканлап күтәрә. Әмма табиблар түбән градуслы баллы эчемлекләрдән баш тартырга киңәш итә, ә психик, ашказаны-эчәк, шикәр авырулары булганнарга гомумән эчүдән тыелырга куша. Шуны истән чыгармаска кирәк: күләме күпме булса да, спирт ул – агу, организмга бары тик зыян һәм чир генә алып килә. Мәсәлән, зыяны аз булган дип уйлаган һәм бигрәк тә яшүсмерләр арасында киң таралган сыра – шикәр авыруының турыдан-туры сәбәпчесе икән.
Исерткеч эчемлекләрне сатып алганда аның бәясенә, кайда җитештерелгәненә игътибар итәргә киңәш ителә. Минималь бәядән түбән булган, җитештерү урыны шик тудырганнарын читләтеп узыгыз һәм, алган очракта да, зур, ышанычлы кибетләрдән генә сатып алырга тырышыгыз.
Исерткеч эчемлекләрне урамда эчмәгез, табын янында да чамасын югалтмагыз. Аларны су, бигрәк тә аларның газлаштырган төрләре белән түгел, ә тәмле ризык белән аралаштырып барыгыз. Табынга ашап барырга тырышыгыз.
Әгәр дә чама хисен югалтып, аткан таңнарыгыз шатландырмый икән, яңадан чәркәгә үрелмәгез. Ял итегез, саф һавада йөрегез, баетылган минераль сулар эчегез, бу очракта контраст душ та булышачак, ди белгечләр.
Шунысы куандыра: Россиядә, шул исәптән Татарстанда да спиртлы эчемлекләр кулланучылар шактый кимегән, ди журналистлар белән очрашуга килгән табиблар. Хәзер кеше буш вакытын аракы эчеп, табын-телевизор каршында түгел, ә ял итүнең актив төреннән файдалана: туризм, спорт белән шөгыльләнә. Дус-туганнары белән очрашып, динне, әхлакны ныгыту эшләренә өстенлек бирә.
(Инсаф Гайнуллин/“Ватаным Татарстан”, /№ 184, 19.12.2018/)