Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек исән калырга?

-- Лэйсирэ

Яңа ел бәйрәменә кадәр аз вакыт калып бара. Күңелле бәйрәм инде ул: дуслар, туганнар бергә җыелыша. Әмма исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар өчен ул бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Бу вакытта агуланып хас­таханәгә эләгүчеләр саны да артып китә. Бәйрәм көн­нә­рендә эчү күздә тотыла икән, ничек исән калырга һәм сә­ламәтлеккә зыян китермәс­кә?

Сакланып калыр өчен өч сорауга анык җавап булырга тиеш: нәрсә эчәргә, кайда эчәр­гә һәм күпме эчәргә? Әмма иң отышлысы – го­мумән эч­мәскә! ТР Сәламәт­лек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина, Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасарлары Чулпан Бәдретди­нова һәм Сергей Баранов журналистлар өчен оештырылган матбугат кон­ферен­циясендә нәкъ шул фикерне яңгыраттылар.

Экспертлар билгеләп узганча, бәйрәм көннәрендә исерткеч эчемлекләр белән агулану уртача биш тапкырга арта. Әгәр дә эш көннәрендә наркология диспансерына өч-биш кеше китерелә икән, бәйрәм көннәрендә бу сан 20-30 кеше тәшкил итә. Га­дәттә алар – лаякыл исерек хәлдәге 35 яшь тирәсендә­ге ир затлары. Ни кызганыч, уз­ган Яңа ел бәйрәмендә шундый өч кеше гомерен саклап калып булмаган.

Сеченов урамындагы, 6нчы йортта урнашкан республика наркология диспансеры табиблары өчен иң авыр вакыт 31 декабрь төне һәм 1 гыйнвар көне дип уйлау – зур ялгыш икән. Кайнар чор нәкъ икенче гыйнвардан соң башланып, иң югары ноктасы 7-8 гыйнвар көн­нәренә туры килеп, ай азагында гына тына икән.

Шул упкынга төшмәс, бәй­рәм шаукымына эләк­мәс өчен, ниндидер уртак кагый­дәләр әйтү кыен, чөнки барысы да кешенең үзеннән тора, дип белдерә белгечләр. Һәр кешенең организмы спиртлы эчемлекне үзенчә кабул итә һәм эшкәртә. Кем­гәдер исерер­гә өчен бер чәркә дә җитсә, кайберсе, нәтиҗә­сен күрер өчен, стаканлап күтәрә. Әм­ма табиблар түбән градуслы баллы эчемлекләр­дән баш тартырга киңәш итә, ә психик, ашказаны-эчәк, ши­кәр авырулары бул­ганнар­га го­мумән эчү­дән тыелырга куша. Шуны истән чыгармаска кирәк: кү­ләме күпме булса да, спирт ул – агу, организмга бары тик зыян һәм чир генә алып килә. Мәсәлән, зыяны аз булган дип уйлаган һәм бигрәк тә яшүсмерләр арасында киң таралган сыра – шикәр авыруының турыдан-туры сәбәпчесе икән.

Исерткеч эчемлекләрне сатып алганда аның бәя­сенә, кайда җитеште­рел­гәненә игътибар итәргә ки­ңәш ителә. Минималь бәя­дән түбән булган, җи­теш­терү урыны шик тудырганнарын читләтеп узыгыз һәм, алган очракта да, зур, ышанычлы кибетләрдән генә сатып алырга тырышыгыз.

Исерткеч эчемлекләрне урамда эчмәгез, табын янын­да да чамасын югалт­магыз. Аларны су, бигрәк тә аларның газлаштырган төр­ләре белән түгел, ә тәмле ризык белән аралаштырып барыгыз. Табынга ашап барырга тырышыгыз.

Әгәр дә чама хисен югалтып, аткан таңнарыгыз шатландырмый икән, яңа­дан чәркәгә үрелмәгез. Ял итегез, саф һавада йөрегез, баетылган минераль сулар эчегез, бу очракта контраст душ та булышачак, ди белгечләр.

Шунысы куандыра: Рос­сиядә, шул исәптән Татарстанда да спиртлы эчем­лекләр кул­ланучылар шактый киме­гән, ди журналистлар белән очрашуга килгән табиблар. Хәзер кеше буш вакытын аракы эчеп, табын-телевизор каршында түгел, ә ял итүнең актив төреннән файдалана: туризм, спорт белән шөгыльләнә. Дус-туганнары белән очрашып, динне, әхлакны ныгыту эш­ләренә өстенлек бирә.

(Инсаф Гайнуллин/“Ватаным Татарстан”, /№ 184, 19.12.2018/)

Бәйле