«Өйләнешеп бергә яши дә алмадык. Ирем эшләгән җиренә расчет алып кайтырга дип китте, ә аннан… үле гәүдәсен алып кайтып җирләдек»

-- Алина

Авылга кайту өчен вокзалда электричка көтеп утырганда яшь чактагы бер танышым очрады. Үзе эндәшмәсә, йөзеннән генә танымас та идем, ә тавышыннан бик тиз танып алдым. Кояш кебек балкып торган йөзен еллар нык үзгәртсә дә, үзе һаман да гади, беркатлы. Хәзер дә шул беркатлылыгы белән ачылып китте:

– Яшьли яратышып, дүрт ел йөргән егетем, мине ташлап, башкага өйләнде, – дип башлады ул үзенең кыйссасын. – Ачуланышмаган да идек, югыйсә. Хыянәтен бик авыр кичердем. Яшәүнең мәгънәсе калмаган шул көннәрнең берсендә газиз әтием көтмәгәндә генә фаҗигале төстә вафат булды.

И- и, ул вакытта түккән күз яшьләрем… Әти үлгәннән соң әнигә авыр булмасын дип берничә ел авылда яшәргә туры килде. Аннан әни дә, үзем дә бераз тынычлангач, йөрәк яралары төзәлә башлагач, шәһәргә китеп урнаштым. Тулай торакта яшәгән бүлмәдәш кызым бер бәйрәмдә мине үзләренә кунакка алып кайтты. Ул Казанга якын бер районнан иде. Аның төп йортта яшәүче өйләнмәгән абыйсы бар иде. Без аның белән дуслашып, бертуганнар кебек аралашып яши башладык. Тора-бара дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. Өйдә бердәнбер ир-ат булган егетем, акча эшләү нияте белән, Себергә китеп урнашты.

Анда киткәч тә араларны өзмәдек. Ул вакытта кәрәзле телефоннар булмаса да, телефоннан шәһәрара сөйләшү пунктлары бар иде. Ике ел эшләгәч, чираттагы ялына кайтты. Һәм без өйләнештек. Тик матур башланган гомер чишмәбез бик тиз корыды. Өйләнешеп бергә яши дә алмадык. Ирем ялы беткәч, эшләгән җиренә расчет алып кайтырга дип китте, ә аннан… үле гәүдәсен алып кайтып җирләдек. Үлеменең төгәл генә сәбәбен дә белә алмадык хәтта. Сөеп-сөелеп, киләчәккә якты хыяллар белән яшисе чагында, сөйгәнем мәңгелеккә китеп барды. Бу юлы инде минем өчен яшәүнең мәгънәсе, чыннан да, бөтенләй бетте. Кыскасы, туй көне үзе үк әллә ничек сәер башланган иде безнең.

Язылышып чыкканнан соң җыелышып күл буена бардык. Анда матур гына күңел ачып утырганда, бер туганыбызның кинәт хәле начарланып китеп, аны сырхауханәгә озатырга туры килде. Аннан – һәйкәл янына мәңгелек утка (туй көнендәге гадәт буенча) чәчәкләр куярга килдек. Анда да, чәчәкләрне куярга да өлгермәдек, каяндыр бер эт килеп чыкты да, мин салган чәчәкләрне эләктереп китеп тә барды. Кеше ышанмаслык бу хәлгә барыбыз да гаҗәпләндек. Шул вакытта ук йөрәк әллә нишләде. Югыйсә, чәчәк ашау ризыгы да түгел. Күрәсең, язмышның үзенчә бер кисәтүе булгандыр бу. Әлеге сәер күренеш күңелгә шом салса да, авыр хәсрәт килер дип башыма да китермәгән идем. Туйдан соң ирем кире Себергә киткәч сәер төш күрдем. Имеш, авыл башындагы текә ярда утырабыз. Икебез ике якта.

Ирем миңа карап гармунда уйнап, бик моңлы итеп җырлый. Ә ярдан түбәндә әтием (мәрхүм иде бит инде) безгә карап, минем янга төшегез дип, безне үзе янына чакыра. Ул да булмады, кинәт кенә яр ишелде дә, ирем шул ярдан әтием ягына аска мәтәлеп төшеп тә китте. Шулчак шабыр тиргә батып, куркып уяндым. Мәрхүм әтием юкка гына төшкә кермәгәндер дип борчылып, эшкә җыенып йөргәндә иремнең үлгәнлеге хакында хәбәр китерделәр. Сәер башланган тормышка шул рәвешле нокта куелды. Җәсадын бергә эшләүче иптәшләре алып кайтып, авыл зиратында җирләдек. Бик авыр булды аны җир куенына кертү. Бергә- бергә матур итеп яшисе дә яшисе иде дә бит. Тик насыйп итмәде безгә парлашып, матур итеп яшәргә. Шуннан соң күпме генә димләп карасалар да, тормышка чыкмадым.

Яртышар-яртышар калдык без,

Нишләрбез?

Язмыштан булмаса Узмышлар,

дигән сүзләре булган җыр миңа юлдаш та, гомерлек юаныч та. Бу җыр иремнең дә егет вакытта иң яраткан җырларының берсе иде

 

 

 

 

Раилә АБДУЛЛИНА. Казан Татарстан яшьләре

Бәйле