“Алты ай чакта температурасы күтәрелде. Шул көннән башланды инде…”

-- Лэйсирэ

Дүрт яшьлек Адилне терелтү өчен чит ил табиблары 2 миллион сумнан артык акча сорый. Арча районының Утар Аты авылында гомер итүче Миңнуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк.

– Улыбызга алты ай чакта, температурасы бик каты күтәрелде. Шуннан соң безне хастаханәгә салдылар. Кан анализлары тапшырдык. Балада цитамегаловирус дигән инфекция табылды. Шуннан инде гел табиб ярдәме кирәк булды, – дип сөйли әнисе Гөлзирә. – Әмма кая гына барсак та, температурасы төшмә­де. Баламның үпкәләрендә лайла барлыкка килә башлады. Бер яше тулып киткәч, сулый алмый башлады, хастаханәгә эләктек. Ике көнгә кислород куштылар. Шуннан соң бала кислородсыз яши алмаска әйләнде. Көнгә берничә мәртәбә аны үзебез махсус җиһазга тоташтырырга өйрәндек. Улым һәркөн яшәү өчен көрәшә. Бу халәтне әйтеп кенә дә бетереп булмый. Сулый алмыйча тилмергәнен күргән саен йөрәгем өзгәләнә. Балама ярдәм итәрдәй клиникаларны шактый эзләдек. Мәскәүгә дә хатлар юлладык. Үпкәне күчереп утырту гына ярдәм итә алачак икән. Бу катлаулы операцияне балаларга безнең илдә ясамыйлар. Мәскәү табиблары Һиндстан клиникасына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Чит ил табиблары белән элемтәгә чыктык. Алар баланы яңадан җентекләп тикшер­мичә, операциягә алынмауларын әйтте. Донор өчен квота булыр дип өметләнеп торабыз. Әмма аныңчы бик күп тикшеренү узасы була. Баланы самолетта алып бару өчен махсус җиһаз кирәк. Юлга табибсыз чыгарга ярамый. Шушы хезмәтләр өчен 2 миллион 548 мең сум акча кирәк булачак. Әмма безнең гаиләнең моның кадәр мөмкинлеге юк. Без берничек тә бу сумманы җыя алмаячакбыз. Шуңа да интернетта төркемнәр булдырдык. Мәр­хә­мәтле кешеләр ярдәме белән бераз акча җыела башлады инде. Вакыт аз. Ничек тә тизрәк дә­валануны башларга иде.

Миңнуллиннар гаиләсенә бә­ла ялгызы гына килми. Әти­ләре Тимурда моннан өч ел элек яман чир барлыгы ачыклана. Аңа да берничә операция ки­черергә туры килә. Химия те­рапияләре алгач, хәле уңай­ланып китә. Табиблар инвалидлыгын да алган инде. Әлегә Тимур үзе дә бу коточкыч авырудан котылуына ышанып бетми, өч ай саен анализлар тапшырып тора. Әлегә ул ныклап эшли дә алмый. Авыр хезмәт ярамый, ди. Әмма тик ятмый, каравылчы булып эшли икән. Адилнең пенсиясе һәм әтиләре эшләгән акча гаиләне алып барырга гына җитә.

Адил Миңнуллинга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе Гөлзирә Маратовна исе­мендәге Саклык банкы картасы:
4276 6200 4149 2152.
Ак барс банкы картасы:
2200 5301 2798 0290.
Әтисе Тимур Рөстәмович исемендәге Саклык банкы картасы:
2202 2003 7101 6450.
Әлеге карта 89510612282 телефон номерына беркетелгән.
QIWI кошелёк: +79372828789.

Гөлгенә Шиһапова/Ватаным Татарстан

Бәйле