Рамил Юныс: Юрий Гагарин галəмгə менгəч, Коръəн аятендәге сүзләрне кабатлаган

-- Лэйсирэ

Дин галиме Рамил Юныс космонавт Юрий Гагарин галəмгə менгəч, Коръəннең «Əл-Хиҗр» сүрəсенең аятен əйткəн дигəн фикердə. Бу хакта ул КФУ студентлары белəн очрашуда сөйлəде.

Хәзрәт әйтүенчә, Баш конструктор Сергей Королёв Юрий Гагаринга галəмгə чыккач, һəр минутның башында бер җөмлə əйтергə куша. Җирдəге аналитиклар космонавтның җөмлə төзелешен карап, аның психологик халəтен тикшерə. Гагарин: “Что я вижу? Я во сне, или глаза мои очарованы?” – дигән сүзләр әйткән, дигән фаразлар бар.

Коръəннең «Əл-Хиҗр» сүрəсендә: “… кяферларга күктән ишек ачсак, (…) әлбәттә, әйтерләр иде: «Күзебез пәрдәләнде, бәлки без сихерләнгәнбез» дигән юллар бар дип искәртте Рамил хәзрәт. (Ногмани тәфсирендә).

«Шул ук сүрəдə: «Бу халык Аллаһка ышанмый, əмма элек ышана иде», — дип языла. «Күкне шушы халыкка ачам», — ди Аллаһы Тəгалə əлеге сүрəдə». «Күккә беренче булып Совет кешеләре менәчәге дә Коръәндә язылган», — диде Рамил Юныс.

«Коръəн — могҗизалар китабы. Анда үткəн, хəзерге һəм килəчəк заман сорауларына җавап бар. Коръəнне укып аңлар өчен, борынгы гарəп телен белергə кирəк. Изге китапта хəзинə өстендə хəзинə бар», — диде дин галиме.

Рамил Юныс сүзлəренчə, Коръəн китабы күп гасырлар буена кешелəргə гыйлем чыганагы булган һəм булачак та. Коръəндə 6630 җөмлə бар. Бүгенге көндə шушы җөмлəлəрнең бер меңе генə фəнни яктан ачыкланган. «Əле алар бездəн соң да ачылачак», — диде Рамил Юныс.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фото: ТАСС

Бәйле