«Балаңны ташлап калдырып, ничек тынычлап яшәргә була икән ул?..»

-- Лэйсирэ

Балалары төрле сәбәпләр аркасында гарипләнеп калып, бүген түләүле операция өчен акча эзләп кая барып бәрелергә белмәгән ата-аналар турында яздым әле. Үзләреннән рөхсәт сорамадым, шунлыктан исемнәрне үзгәртеп бирәм.

Без Ания белән күптәннән яхшы таныш, гаиләләрен дә әйбәт беләм. Уллары Альберт тумыштан чирле булып – арка мие бүсере белән туа. Табиблар кичекмәстән операция ясалмаса, баланың гомергә аякларына басып йөри алмаячагын әйтәләр. Ания бик куркып һәм өзгәләнеп: “Бала бик кечкенә бит әле, соңрак ясап булмыймы соң?” – дип ялына. Тик табиблар куркыта торгач, ризалаша. Бала тудыру йортыннан аларны балалар сырхауханәсенә күчерәләр һәм шул атнада ук операция ясыйлар. Ул авыр үтә, баланың үпкәсе ялкынсынып, пневмония башлана, температурасы күтәрелә. Нык тырышлык белән бала бераз рәтләнүгә, алар өйгә кайталар. Табиблар Аниягә улын невропатологта тикшертеп торырга кушалар. Алга китеш бар да кебек, тик Аниягә балада нәрсәдер дөрес түгел сыман тоела. Бала яткан җиреннән тотынып күтәрелсә дә, аякларында йөреп китәргә уйламый да, үрмәли алмый, шуыша гына. Невропатолог киңәше белән парафинлы дәвалауга, массажга йөри башлыйлар, әмма бернинди дә алга китеш күренми.

Шулай бик озак интекәннән соң бер массажчы Аниягә яңадан невропатологка күренергә киңәш итә, балагызда парапарез түгелме икән дигән шик белдерә. Тернәкләндерү үзәгендә: “Сез инде соңга калгансыз, балагыз беркайчан аякларына баса алмаячак”, – диләр. Ата-ана бу сүзләр белән килешмичә, төрле больница юлын таптарга тотына. Баланың сызлануларын карап тору чиксез газапка әйләнә.

Еллар үтә, бала култык таякларына таянып, бик авырлык белән атлый. Күпме генә дәва алмасыннар, шуннан артыгына ирешә алмыйлар. “Төрле табиблар очрады, бик кешелекле, шәфкатьлеләре дә, әмма артык дорфа, кеше хәленә керә белми торганнары белән очрашып, күңелдә мәңге бетмәс рәнҗеш юшкыны калды”, – дип күз яшьләрен сөртә Ания.

Сырхауханәгә барып, яңадан бер күренгәндә аларга МРТ ясатырга кушалар. Бу аппарат операция вакытынла бүсернең алынып бетмәгәнен күрсәтә. Алты яше тулгач, балага Мәскәүдә тагын бер кат операция ясыйлар. Һәм шунда профессорлар Казандагы операция вакытында табиблар ясаган ялгышларны күрсәтә-күрсәтә аңлаталар. Монда да операциядән соң баланың хәле начарлана, анда менингит башлана, берничә ай рәттән температурасын төшерә алмыйлар. Хәзер ярты ел саен больницага йөрүдән тыш, тернәкләнү үзәкләрендә дәва алырга кирәк. Мондый үзәкләргә кытай белгечләре килеп, инә һәм ток белән дәвалыйлар (рефлекс терапиясе) икән, ләкин болар барысы да түләүле ди Ания. Алар сораштыра-эзләнә, интернетта актарына торгач, Кытайда хәрби госпитальдә шундый балаларны дәвалау мөмкинлеге барлыгын беләләр. Бер курс дәва үтүгә 3 мең 600 доллар сорыйлар. Кимендә 3 курс үтәргә кирәк. Бу гаилә өчен күтәрә алмаслык сумма. Хәзерге вакытта алар төрле оешма җитәкчеләренә, фонд хуҗаларына, эшмәкәрләргә хәлләрен аңлатып, ярдәм сорап гаризалар яза. Тик кирәкле сумма бик авырлык белән җыела ди Ания. Республикада фондлар күп булса да, ярдәмгә мохтаҗ һәр гаиләгә кирәк сумманы биреп бетерә алмыйлар, ил белән шушы хәл бит. Телевидение-радио аша, матбугат, интернет аша ярдәм сораучылар хисапсыз. Һәр сөйләшү бер сүзгә кайтып кала: халык булышса ярар иде инде.

“Домашний” каналы һәр пәнҗешәмбе шундый авыру балаларның фотоларын күрсәтеп, диагнозлары турында сөйләп, кайсы илдән дәваланырга чакыру килгәнен, күпме акча кирәклеген әйтеп акция уздыра һәм икенче пәнҗешәмбедә шул бала өчен күпме акча җыелганын әйтә. Халык кирәкле суммадан шактый артык җибәрә, ул акчалар күпвакыт чираттагы бүтән балалар өчен тотыла диләр тапшыруны алып баручылар. Халык бездә барыбер игелекле әле. Авыру бала өчен бер атна эчендә 20 миллион сум акча җыйган халык игелексез була алмый. Андый балалар турында үзебезнең телеканалларда да еш күрсәтәләр. Ярдәм итәргә теләгән һәркем телефоны аша күрсәтелгән счетка 50 сумнан алып, зур сумма да күчерә ала. Халык төкерсә – күл була диләр. 50-200 сум хәзер тамчы гына бит, ләкин күпчелек күтәрелгәч, күпме бала аякка басып, газаптан котылырга мөмкин.

Яшәү дәверендә миңа могҗизалы хәлләр белән шактый очрашырга туры килде. Мәскәүдә яшәгән бер дустымның безнең табиблар “өметсез, кеше булмаячак” дип мөһер суккан баласын Германия табиблары ярты елда аякка бастырды. Моның өчен дустым Мәскәүдәге өч бүлмәле фатирын сатып, Лениногорскидан (чыгышы белән шуннан) бер бүлмәле фатир алды да, калган акчасын баласын дәвалауга тотты. Нәтиҗәдә бала сау-сәламәт, Казанда эшли, чиксез куаныч ясап, атна саен диярек әнисе янына кайтып йөри.

Минзәлә ягына кайтып төпләнгән икенче танышыбыз да нәкъ шундый ук юл үтте. Бүтән чарасы калмагач, ул да Волгоградтагы бик кыйммәтле фатиры хисабына баласын аякка бастырды. Фатирсыз калмадылар, яхшымы-яманмы, баш өсләрендә түбәләре бар. Сау-сәламәт балаларыннан баш тарткан, аларны язмыш кочагына ташлап киткән “аналар”ны уйласам да, үзәкләрем өзелеп китә. Бала сәламәтме-авырумы, аның бөтен терәк-таянычы бары әти-әнисе. Балаңны ташлап калдырып, ничек тынычлап яшәргә була икән ул?..

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий