Татарстан юлында фаҗига: дүрт кешелек гаилә авариягә очрый, бала үлә

-- Лэйсирэ

Алабугадан килә торган дүрт кешелек гаилә утырган машина М7 трассасында Татарстанның Мамадыш районында авариягә юлыккан, 9 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

23 декабрьдә 15.30 сәгатьтә Мәскәү – Уфа трассасының 949нчы километрында 7нче модельле «Жигули» йөк машиналары колоннасын узганда куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм «Ауди Q3» автомобиле белән бәрелешкән. Шуннан соң «Жигули», каршы як полосага чыгып, «Мерседес»ка килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, алгы утыргычта махсус креслода барган 9 яшьлек бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

«Жигули» шоферын һәм аның пассажирларын — хатын-кызны һәм 3 яшьлек баланы Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий