Җинаятьче һаман иректә: Казанда кешеләргә пистолеттан атучыга ориентировка чыкты

-- Лэйсирэ

Кичә кич белән Казан үзәгендә атыш оештырып, ике ир-атны яралаган кешенең ориентировкасы чыкты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке якта Островский һәм Университет урамнары чатында бер ир-ат пистолеттан атып ике кешене яралады. Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-атны эзлиләр. Яраланган ике дусны авыр хәлдә хастаханәгә озаттылар. Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылды.
Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-ат ике кешене үтерергә җыенган дип шикләнәләр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге кеше турында мәгълүматы булучыларга «Япеев» дежур частенә 8-843-221-46-02 номерына шалтыратырга сорый.

Фото: МВД РТ

Бәйле