Раяз Фасыйховның иң авыр көннәре

-- Лэйсирэ

Күпләрнең яраткан җырчысы Раяз Фасыйховның быел Казанда сольный концерты булмаган. Чөнки репертуары тиешле дәрәҗәдә тупланып бетелмәгән. Бүгенге көндә ул шуның өстендә эшли, дип яза Кызыл таң.

— Быел иң авыр көн 1 октябрь булды. Кызыбыз Венераның эче авыртып, хастаханәгә алып киттеләр. Мин ул көнне чыгыш ясый идем, әнисе аның белән барды. Операция эшләделәр. Тик аннары наркоздан уянуы авыр булды. Баксаң, балага тиеш наркоз ясалмаган икән. Операциядән соң озак вакытны реанимациядә уздырдык, бик борчылдык. Башка төрле начар уйлар да кергәләде… Шөкер, хәзер бар да яхшы. 1 ноябрьдә авыр көннәрнең берсе булды, ул көнне улыбыз егылды. Бу бәлаләрдән соң, 1 декабрьне бик сагаеп кына каршы алдым… — дигән ул.

Фото: https://vk.com

Бәйле