Танылган баянчының кызы Миләүшә Салихова мәрхүм булган әтисе белән бәйле күңелле хатирәне сөйләргә булган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә яза.
Шулай бервакыт аламалар өлгергән чакта композитор Илгиз Закиров баянчы гаиләсенә күчтәнәчкә дип бер пакет алмалар алып килә. Бу кызыклы вакыйганың дәвамын Миләүшә болай дип искә ала:
«Иртәнге 5тә әти Башкортстанга китте. Мин калдым. Уянгач, гадәттәгечә әтигә шалтыратам. Ә ул миңа әйтә: «Кызым, мин билетлар урынына алмалы пакетны күтәреп киткәнмен. Башкортстанга барып җиткәч кенә күрдем.»
Алма да, билетлар да кара пакетларга салынган иде шул, әти карап та тормаган. Ерак юлга менә шундый «афишалар» күтәреп чыгып киткән. Бу хәлне бик озак көлеп искә төшердек», дип яза Миләүшә.