Казанда яшәүче 3 яшьлек Камиләгә катлаулы операция ясарга җыеналар. Шәриповлар гаиләсе Яңа елда могҗиза өмет итә. Кызларының савыгуына ышана алар.
“Авырлы вакытта УЗИ узарга бардык. Ирем дә миңа иярде. Ул көнне баланың җенесен әйтергә тиешләр иде. Табиб иң элек кызыгыз була дип сөендерсә, соңыннан бөтенләй күңелсез хәбәр җиткерде. Йөрәк авырулы булачак, диде. Башка табибны чакырып та киңәшләште. Тынычландырырга тырыштылар. Андый диагноз еш очрый, операция ясагач, барысы да тәртиптә булыр, диделәр. Тик алар әйткәнчә булып чыкмады шул, – дип сөйли кызның әнисе Ләйсән. – Камилә җитлегеп туды. Куеныма да алырга өлгермәдем, тиз арада Республика клиник балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә алып киттеләр. Минем өчен бик авыр көннәр башланды. Баламның гомере өчен борчылдым. Камиләгә өч көн дигәндә, бик катлаулы операция ясадылар. Үлде дисәләр, нишләрмен, дип куркып яшәдем. Кызымның диагнозы табиблар әйткәннән дә катлаулырак булып чыкты, “Синдром Шона” дигән диагноз куйдылар”.
Камиләгә исемне дә хастаханәдә куштырырга туры килә. Әти-әнисе көнгә икешәр тапкыр бала янына йөри. “Озаграк буласым килсә дә, вакыт җиткәч, чыгаралар иде. Ун минуттан артык торырга ярамады. Йөрәгемнең ничек өзгәләнгәнен белсәгез иде шул чакта. Август ахырында сабыемны беренче тапкыр кулга алдым. Кечкенә генә үзе, әмма яшәү өчен көрәшкәнен сиздем. Куллары белән чытырдап тотына иде сабыем. Соңрак аның баш миенә дә зыян килгәнен әйттеләр. Бала йота алмый, сул кулы да эшләми иде. Тагын бер операция кирәк булды. Бик авыр кичердек, операция вакытында ничек кыен булганын үзем генә беләм. Шөкер, ашарга өйрәнде, кулы да эшли башлады”, – ди Ләйсән.
Камиләнең сәламәтлегенә файдасы булсын дип, алар авылга ешрак кайтып йөри башлый. Чынлап та, саф һава килешә, кыз үсеп китә. Хәзер инде аңа – 3 яшь. Уйный, көлә. Әмма хәле китә. Табиблар әйтүенчә, Камиләнең йөрәгендәге клапаннарын алыштырырга кирәк. Бу операцияне Россиядә ясамыйлар икән. Шәриповларның бар өмете – чит ил табибларында. Алар инде операция ясарга клиника да эзләп тапкан. Тик анда барыр өчен 4 миллион 293 мең сум акча кирәк.
(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 189, 28.12.2018/)