«Табиблар ышандырганча булып чыкмады: үлде ди­сәләр, нишләрмен»

-- Лэйсирэ

Казанда яшәүче 3 яшьлек Камиләгә катлаулы операция ясарга җыеналар. Шәрипов­лар гаиләсе Яңа елда могҗиза өмет итә. Кызларының савыгуына ышана алар.

“Авырлы вакытта УЗИ узарга бардык. Ирем дә миңа иярде. Ул көнне баланың җенесен әйтергә тиешләр иде. Табиб иң элек кызыгыз була дип сөендерсә, со­ңыннан бөтенләй күңелсез хәбәр җиткер­де. Йөрәк авырулы булачак, диде. Башка табибны чакырып та киңәш­ләште. Тынычландырырга тырыштылар. Андый диагноз еш очрый, операция ясагач, барысы да тәр­типтә булыр, диделәр. Тик алар әйт­кәнчә булып чыкмады шул, – дип сөйли кызның әнисе Ләйсән. – Камилә җитлегеп туды. Куеныма да алырга өлгермәдем, тиз арада Республика клиник балалар хаста­ха­нәсенең реанимация бүлегенә алып киттеләр. Минем өчен бик авыр көннәр башланды. Балам­ның гомере өчен борчылдым. Ка­миләгә өч көн дигәндә, бик кат­лаулы операция ясадылар. Үлде ди­сәләр, нишләрмен, дип куркып яшәдем. Кызымның диагнозы табиблар әйткәннән дә катлаулырак булып чыкты, “Синдром Шона” дигән диагноз куйдылар”.

Камиләгә исемне дә хас­та­ха­нәдә куштырырга туры килә. Әти-әнисе көнгә ике­шәр тапкыр бала янына йөри. “Озаг­рак буласым килсә дә, вакыт җиткәч, чыгаралар иде. Ун минуттан артык торырга ярамады. Йөрә­гем­нең ничек өзгәләнгәнен белсәгез иде шул чакта. Август ахырында сабыемны беренче тапкыр кулга алдым. Кечкенә генә үзе, әмма яшәү өчен кө­рәшкәнен сиздем. Куллары белән чытырдап тотына иде сабыем. Соңрак аның баш миенә дә зыян килгәнен әйтте­ләр. Бала йота алмый, сул кулы да эшләми иде. Тагын бер операция кирәк булды. Бик авыр кичердек, операция вакытында ничек кыен булганын үзем генә беләм. Шөкер, ашарга өйрәнде, кулы да эшли башлады”, – ди Ләйсән.

Камиләнең сәламәтлегенә файдасы булсын дип, алар авылга ешрак кайтып йөри башлый. Чынлап та, саф һава килешә, кыз үсеп китә. Хәзер инде аңа – 3 яшь. Уйный, көлә. Әмма хәле китә. Табиблар әйтүенчә, Камиләнең йө­рәгендәге клапаннарын алыштырырга кирәк. Бу операцияне Россиядә ясамыйлар икән. Шәри­повларның бар өмете – чит ил табибларында. Алар инде операция ясарга клиника да эзләп тапкан. Тик анда барыр өчен 4 миллион 293 мең сум акча кирәк.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 189, 28.12.2018/)

Бәйле