Нуриман районында 11 һәм 2 яшьлек балалар үтерелә

-- Лэйсирэ

Башкортстанның Нуриман районында шәхси йортта ике бала мәете табылган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

30 декабрьдә шәхси йортларның берсендә унбер һәм ике яшьлек ике бала мәете табыла. Аларны көч кулланып үтергәннәр.

Ике бала һәлак булган гаилә уңай яктан гына сыйфатлана. Хәзерге вакытта урында криминалистлар эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: ТАСС

Бәйле