31 декабрь фаҗигасе: йокыдан да уянып өлгермәгән кешеләр тәрәзәләрдән сикерә

-- Лэйсирэ

31 декабрь иртәсендә Магнитогорскида фаҗига булган. Карл Маркс проспектындагы 164нчы йортның өске катындагы фатирда газ шартлау нәтиҗәсендә бер подъезд җимерелеп төшкән, дип яза Кызыл таң.

Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, башта шартлау тавышы ишетелгән, йорт селкенеп куйган һәм бер дивары ишелеп төшкән.

Күпләр йокыдан да уянып өлгермәгән, билгеле. Тәрәзәләрдән сикерүчеләр булган.

Әлегә һәлакәт урынында коткаручылар эшли. Йорт янына махсус техника керә алсын өчен, аның янындагы машиналарны алалар.

Янгын таралмаган, коткару эшләре бара.

Фото: ТАСС

Бәйле