Берничә дистә кешенең язмышы һаман билгесез булып кала

-- Лэйсирэ

Магнитогорскида торак йортта көнкүреш газы шартлауга бәйле рәвештә матәм датасын подъезд җимерелеп төшкән урында коткару операциясе төгәлләнгәннән соң игълан итәчәкләр. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Чиләбе өлкәсе губернаторы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

31 декабрь иртән Магнитогорскида (Карл Маркс проспекты, 164) көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә 1973 елда төзелгән 10 катлы панель йортның бер подъезды җимерелеп төшүе хакында хәбәр ителгән иде инде. Йорттан 16 кеше эвакуацияләнгән. Җимерекләр арасыннан җиде кешене табып алганнар, дүртесе һәлак булган. Берничә дистә кешенең язмышы билгесез булып кала.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Фото: https://vk.com

Бәйле