Татарстанда өеннән сәер рәвештә чыгып киткән ир-атны эзлиләр [фото]

-- Лэйсирэ

Чаллыда 31 яшьлек ир-атны эзлиләр. Ул декабрь ахырында өеннән җәйге кроссовкалар киеп чыгып киткән һәм юкка чыккан, дип яза «Челнинские известия«.

Соңгы тапкыр Александрны 24 декабрьдә 49нчы комплекста күргәннәр. Шул вакыттан бирле аның кайда икәнлеге турында бернинди мәгълүмат та юк. Якыннары белән элемтәгә чыкмый.

Ир-атның буе 175 сантиметр, чәчләре ачык коңгырт төстә, яшькелт-көрән күзле. Өстенә куртка, куе зәңгәр төстәге чалбар һәм җәйге кроссовкалар кигән.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий