Бауман урамындагы барыбызга да таныш ресторан эшен туктата. Сәбәбе җитди

-- Лэйсирэ

3 гыйнвар Казанның Вахитов районы суды Бауман урамындагы «KFC» рестораны эшен туктатты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Федераль суд приставлары хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Җәмәгать туклануы рестораннарының берсенең эшчәнлеген туктату турындагы карарны суд ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе материаллары белән танышканнан соң кабул итте.

Күзәтчелек ведомствосы үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, «АмРест» ҖЧҖ — «KFC» брендының Россиядәге вәкиле — санитар-эпидемиология таләпләрен бозу очракларына чик куймаган. Нәкъ менә шушы хәл җәмәгать туклануы ноктасын 60 тәүлеккә туктату өчен нигез булган.

Суд карар чыгарганнан соң, приставлар башкарма производство ачкан һәм Бауман урамына барып, касса аппаратларын һәм ресторан бинасын печатьләп куйган.

Фото: УФСИН РФ по РТ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/03/178242/

Бәйле