Русия / фаҗига / Яңалыклар

Путиннан ярдәм сораган яман шеш белән авыручы бала вафат

Путиннан ярдәм сораган яман шеш белән авыручы бала вафат

Путиннан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Черемехово шәһәрендә яшәүче өч яшьлек Владислав Шестаков вафат булган. Яман шеш белән авыручы бала турында Россия Президенты Владимир Путинга узган елның декабрендә узган зур матбугат конференциясендә сөйләгәннәр иде. Бала пәнҗешәмбегә каршы төндә хастаханәдә җан биргән. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Иркутск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Матбугат конференциясе вакытында Путиннан Владислав Шестаковны дәвалау урынына алып баручы өчен ярдәм сораганнар иде. Табиблар баланы күчереп йөртергә ярамый дип исәпләгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле сүзләренчә, пәнҗешәмбегә каршы төндә малайның хәле кисәк кенә начарланган һәм ул үлгән.

Фото: pixabay.com

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!