Казан уртасында бала таба башлаган хатынга ЮХИДИда мөрәҗәгать итә [видео]

-- Люция

Казанда ЮХИДИ инспекторлары машинасы зәңгәр утларын яндырып, авырлы хатынны бала тудыру йортына илтешкән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр итте.

«10 гыйнварда Кама Тамагы районында яшәүче ир-ат хатыны белән бергәләп Казанның Вахитов урамы буйлап бара. Кисәк кенә аның авырлы хатынының тулгагы башлана», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Ир-ат машинасын юл кырыена туктата һәм ЮХИДИ инспекторларына мөрәҗәгать итә. Автоинспекторлар патруль машинасының зәңгәр утларын һәм тавыш сигналларын яндырып, ир белән хатынны Республика клиник хастаханәсенә бала тудыру йортына озата. Авырлы хатын вакытында бала тудыру йортына барып җитә һәм шунда бәбили.

Казанда ЮХИДИ инспекторлары машинасы зәңгәр утларын яндырып, авырлы хатынны бала тудыру йортына илтешкән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр итте.

Фото: Татарстан Эчке эшләр министрлыгы

Бәйле