Узган төндә ир хатынын, ике күршесен атып үтерә

-- Люция

Башкортстан буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Роман Деев ашыгыч рәвештә Учалы районына юлланган.

35 яшьлек ир-ат 13 гыйнварга каршы төндә хатыны белән сүзгә килгән. Хатын, иреннән куркып, күршеләренә кереп качкан. Ярсыган ир, корал алып, хатыны артыннан кергән. Ул күрше ирне яралаган һәм аның хатынын атып үтергән, шулай ук икенче күршесен дә яралаган — анысы соңрак дәваханәдә үлгән. Ахырда ир хатынын һәм үзен-үзе атып үтергән.

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана, дип яза «Өмет» газетасыннан Ә.Бикмурзина.

Фото: pixabay.com

Бәйле