Илшат Вәлиев Айдар Галимов белән Элвин Грейны «читек өстеннән кроссовки кию»дә гаепли

-- Лэйсирэ

Җырчы Илшат Вәлиев үзенең инстаграмында Элвин Грей белән Айдар Галимовның парлап чыгыш ясаулары турында үзенең фикерен язган. Радикны ул «Элвин Гәрәй» дип атап, башкарылган «Моңнар кайтсын авылга» җырының аңа балачагы, яшьлегенең бер чаткысы төсле булып тоелуы белән уртаклаша.

«Ул җырны тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде. Ул музыкада җан бар иде. Анда безнең милли рух бар иде. Шуңа күрә бу җырны “заманча” дип ялган ярлык тагылган европа илләре музыкасына әйләндереп җырлауны мин үзем, читек өстеннән кроссовки кию белән чагыштырам. Аннары бу җырның авторлары Рамил Чурагулов һәм Ризван Хәкимов икәнен дә онытмыйк. Күпме чын халык җырына әйләнеп киткән җыр авторлары алар. Тик шулай да картларча, искечә фикерлисең, заманнан артта калгансың диючеләр дә күп булыр, беләм. Гел гармун белән курай гына булмый, яхшы битлар белән, заманча тавышлар белән эшләнгән музыка да кирәк. Дискотека да кирәк, “Үзгәреш”ләре дә бик кирәк. Тик “Үзгәреш” белән “Үтереш”не бутамыйк инде дуслар» дип яза Илшат Вәлиев.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Күптән түгел Айдар Галимов @aidar_studio белән «Элвин Гәрәй»нең бергәләп “Моңнар кайтсын авылга” җырын башкаруы тирәсендә бик күп постлар ,фикерләр яздылар. Барысы да басылып беткәч,мин дә бу башкару турында үз фикеремне язасым килеп китте әле, чөнки бу җыр, ничектер минем балачагымның , яшьлегемнең бер чаткысы төсле. Хәтерлим , авылыбызның клубында Айдар Галимовның концерты бара. Урыннар юк, минем үсмер чак , тәрәзә төбенә утырып карыйм. Анысы да почти VIPурын,чөнки Әни клубның директоры иде ул чакта. Өстәмә куелган урындыклар арасында идәнгә тезелеп башка балалар концерт карый. Айдар абый репертуарындагы башка җырларын җырлый да җырлый, ә минем һәм барлык авылдашларның хаман “теге” җырны ишетәсе килә . Инде концертның яртысыннан күбесе үткәч,әллә җырламый микән бүген теге җырны, дигән уй күңелләрне ниндидер борчулы шомга сала башлады. Тик Айдар абый бөтен залның уйларын ишеткән шикелле, узенә генә хас булган йомшак тавышы белән – “Беләм инде “Әйт авылым”ны көткәнегезне , көтегез,көтегез” – дип елмаеп әйтеп куйгач , бөтен зал Аххх…. итеп куйган шикелле булды. Күңелләргә җылы йөгерде төсле. Ул җырны тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде. Ул вакытта баянда Салават Ахмадуллин уйный иде ялгышмасам. Аның кистереп кистереп, чын татар милизмнары белән җырны бизәүе, күңелләрне тагын да ныграк айкый иде. Әлбәттә ул замандагы аппаратура да , тереләй уйнап торган, хәзер инде авыл клубы өчен дә яраксыз, Yamaha синтезаторы да, бүгенге аранжировкалардагы сыйфатлы тавышны чыгара алмый иде, тик ул музыкада җан бар иде. Анда безнең милли рух бар иде. Шуңа күрә бу җырны “заманча” дип ялган ярлык тагылган европа илләре музыкасына әйләндереп җырлауны мин үзем, читек өстеннән кроссовки кию белән чагыштырам. Аннары бу җырның авторлары Рамил Чурагулов һәм Ризван Хакимов икәнен дә онытмыйк. Күпме чын халык җырына әйләнеп киткән җыр авторлары алар. Тик шулай да картларча ,искечә фикерлисең, заманнан артта калгансың диючеләр дә күп булыр беләм. Гел гармун белән курай гына булмый, яхшы битлар белән , заманча тавышлар белән эшләнгән музыка да кирәк. Дискотека да кирәк, “Үзгәреш”ләре дә бик кирәк. Тик “Үзгәреш” белән “Үтереш”не бутамыйк инде дуслар. Дәвамы комментарийларда…

Публикация от Ильшат Валеев (@ilshat.valeev)

Фото: https://vk.com/

Бәйле