Казанда җәмәгать транспорына билет бәясе артты

-- Люция

Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында транспорт картасы — электрон проездной буенча түләү өчен билет бәясе артты. Шулай ук лимитсыз проезднойлар кертелде. Бу турыда «Транспортная карта» ААҖ сайтында хәбәр ителә.

Гыйнвар азагына кадәр транспорт картасы буенча түләү бер бару өчен 23 сум күләмендә калып тора.

Тарифлар таблицасыннан аңлашылганча, автобуста 50 тапкыр бару өчен проездной бетерелә. Ул 750 сум тора иде. Барлык электрон проезднойлар да лимитсыз була. Шәһәр транспортының барлык төрләре (шул исәптән метрода 50 тапкыр бару) өчен транспорт картасының бәясе 2500 сумга кадәр артты.

Барлык автобус маршрутлары өчен лимитсыз проездной 2300 сум торачак. Җир өстендәге электр транспортында чиксез санда йөри торган проездной 1600 сум тора.

Трамвай яки троллейбусның бер маршруты өчен проездной 1500 сум, бер автобус маршруты өчен проездной 1300 сум була.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казанда җәмәгать транспортына акча белән түләгәндә, пассажирлар өчен билет бәясенең максималь суммасын 27 сум итеп билгеләде, дип яза «Татар-информ».

Фото: pixabay.com

Бәйле