Татарстанның Азнакай районында 18 яшьлек егет үзе ясаган корал белән башына аткан. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
Вакыйга турында мәгълүматы булган чыганак сүзләренчә, егетне хастаханәгә китергәннәр. Аннары аны “Татнефть” медицина санчастенә күчергәннәр.
“Егетнең хәле бик авыр, ул реанимациядә ята”, – дип әйтте “Татар-информ” агентлыгы чыганагы.
Фото: https://pixabay.com
–
–

