Иртәгә ике яше тулырга тиеш сабый кием шкафының ишеген ача… Ахыры фаҗига белән тәмамлана

-- Лэйсирэ

Мәскәү өлкәсенең Лотошинск районында фаҗигале хәл булган. Әти-әниләре туйда бәйрәм иткән вакытта балалар ял бүлмәсендә булган. Шул вакытта кечкенә кыз бала кием шкафының ишеген үзенә тарткан һәм ул аның өстенә ауган.

Кызганычка каршы, сабый алынган тән җәрәхәтләреннән дәваханәдә үлгән. Икенче көнне ике яше тулырга тиеш сабый озак көтеп алынган бала булган.

Кызыл таң

Фото: https://pixabay.com

Бәйле