Казан мэрын ни өчен үксеп елатырга телиләр?

-- Люция

Башкорт рәссамы Камил Бузыкаев ясаган карикатурада Казан мэры Илсур Метшинны куып баручы Уфа башлыгы сурәтләнгән. Бу рәсемне ул Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Уфа мэры Өлфәт Мостафинга әйткән сүзләреннән соң ясаган, дип яза «Татар-информ».

«Мин киләсе елда бездән 520 километр ераклыкта урнашкан матур шәһәрнең мэры үксеп елавын телим. Өлфәт Мансурович, мине һәм Уфа халкын бәйрәмчә иллюминация белән шаккатырыгыз әле. Бу шаяру, әлбәттә, әмма моның өчен эшне хәзердән үк башларга кирәк», — дигән иде кичә Радий Хәбиров.

Instagram социаль челтәрендә дөнья күргән рәсемдә Казан мэры Илсур Метшинны куып баручы Уфа башлыгы сурәтләнгән. Шул рәвешле, карикатурачы Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының шаян сүзләрен визуальләштергән.

Камил Бузыкаев 1968 елда Башкортстанның Учалы районында туган. Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатын һәм Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган.

Фото: instagram.com

 

Бәйле