«Кыргыйлар буыны үсә!» — Чаллыда эпилепсияле баланы кыйнау турында җәнҗал чыга

-- Лэйсирэ

Чаллыда прокуратура эпилепсия белән авыручы мәктәп укучысын кыйлау турындагы мәгълүматны тикшерә, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Прокуратура социаль челтәрләрдә эпилепсия белән авыручы малайны кыйнау турында таралган мәгълүматны тикшерә. Әлеге хәл ачыкланып расланган очракта, ул тикшереләчәк. Шулай ук мәктәп администрациясе тарафыннан учреждение территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычларын үтәү ачыкланачак», – дип шәрехләделәр прокуратурада.

Бүген социаль челтәрләрдә ике бишенче сыйныф укучысы классташларын кыйнау турында аноним пост пәйда булды, дип яза ТИ.

«Авыру баланы ничек итеп кыйнарга?! Кыргыйлар буыны үсә! Тәрбиясез, әдәпсез, алар урамда картларны да кыйный ала бит! Баланы мәктәпкә җибәрү куркыныч», — дип язган социаль челтәрләрдән кулланучы.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле