Гүзәл Уразова Илһам Шакировның әйткән сүзләрен оныта алмый

-- Лэйсирэ

Казанның Бауман урамында “Йолдызлар аллеясы”ндагы Илһам Шакировка багышланган йолдызны Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Уразова ачкан. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“2002 елда Бауман урамында “Йолдызлар аллеясын” ачканда Илһам абый белән җитәкләшеп, аңа багышланган йолдызны мин ачтым”, — диде җырчы.

Ул җырчы Илһам Шакиров белән бер чорга эләгеп, аның үзеннән үрнәк алуны зур дәрәҗә булуын әйтте. “Татар дөньясына, татар җырына иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе Илһам абый иде, безнең өчен ул үрнәк”, — ди Гүзәл Уразова.

Ул Илһам Шакировның кешелек сыйфатлары буенча да бик уңай булуын искәртте. “Илһам абый бик гади, туры сүзле, нечкә күңелле. Киңәшләрен бер вакытта да жәлләмәде”, — диде ул.

Илһам Шакиров җырчыга 30 яшь тулганда туган көненә килгән булган. “Анда әйткән сүзләре әле дә онытылмый. Урыны оҗмахта булсын”, — дип әйте Гүзәл Уразова.

Фото: скриншот

Бәйле