Алсу Исмәгыйлева: Газовикларга «пох». Китеп барганнар. Әти белән бала газдан агуланып үлгән

-- Лэйсирэ

«Татар-информ» агентлыгының шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева күпкатлы хрущевкаларда яшәүче халык газдан бик күп кырылачак икән әле, дип белдерә. Үзенең фейсбугында ул моның сәбәпләрен аерып яза: «йортлар үзләре иске, газ җиһазлары иске, вентиляция каналлары иске, законсыз перепланировкалар күп, пластик тәрәзәләр куйдырып бетерделәр. Нәтиҗәдә йортлар пороховой бочкага әйләнде» дип яза журналист һәм күптән түгел булган вакыйганы мисал итеп китерә:

«Күптән түгел миңа Бөгелмәдән бер яшь ханым шалтыратты. Былтыр ноябрь аенда үзе, ире, өч яше дә тулмаган баласы исле газдан агуланганнар. Нәтиҗәдә ире һәм сабые һәлак. Үзе могҗиза белән генә исән калган.

Бүген аның бар максаты — ире һәм баласы үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклау һәм мондый бәла-казаларны кисәтүгә өлешен кертү.

Һәм ул ачыклый башлаган инде. Битарафлыкка килеп төртелгән.

«Газдан агуланып үлделәр» дигәнне ишетсәк, «исерек булгандыр, игътибарсыз булгандыр» дип уйлап куябыз.

Юк, исерек тә түгелләр, тәртипле гаилә — әни, әни, бәби. «Тяга юк бит!» дип газовиклар да чакыртканнар, әмма газовикларга «пох». Тәрәзәләрегезне ачыгыз дип китеп барганнар. Дүрт көннән әти белән бала газдан агуланып үлгән.

Бу проблемага коллегалар игътибарын юнәлтәсем килә. Языгыз, зинһар», дип мөрәҗәгать итә Алсу Исмәгыйлева.

Фото: фейсбуктан

Бәйле