Казанда торак бәяләренең күпмегә артуы билгеле

-- Гузель

Күчемсез милек базарында Яңа ел бәяләр арттыру белән башланды. Гыйнвар аенда игълан ителгән торакның уртача бәясе узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 8,5% ка арткан. Декабрь ае белән чагыштырганда, үсеш 1% тәшкил иткән, дип яза» Kazan First, «Коммерсантъ»ка нигезләнеп.

«Фатирлар дөньясы» порталы мәгълүматлары буенча, узган ел дәвамында Русиядә бер квадрат метрның уртача бәясе 6,4% ка (57,3 мең сумга кадәр), ә фатир сатуның уртача бәясе 8,7% ка (3,28 млн сумга кадәр) арткан. Арту тенденциясе Русиянең 69 шәһәренең 66сында (300 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә) күзәтелгән.

Владивосток, Сочи, Казан һәм Иркутскида бәяләр арту аеруча сизелерлек булган. Казанда үсеш 14,7% тәшкил иткән (1 кв.метр өчен 77,4 мең сумга кадәр). Гыйнвар аенда да бәяләр үсеше сакланган.

Гыйнвар нәтиҗәләре буенча, ЦИАН аналитиклары Ростов-Донда һәм Краснодарда торак бәясенең кимүен билгеләп үткән.

 

Kazanfirst.ru
Фото:https://kazan.naydidom.com/

Бәйле