Ансамбль җитәкчесе Фәния Хәлиуллованың сәхнәдә үлү сәбәбе билгеле [видео]

-- Лэйсирэ

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге “Восход” мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаганда Фәния Хәлиуллованың баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаудан вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчының дусты, шәһәрнең 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева сөйләде.

 

 

Мөнирә Джумаева – 20 гыйнвар көнне мәдәният йортында булган хәлнең шаһиты. Дусты сәхнәдә авып киткәндә, ул залда — тамашачылар арасында була.

Мөнирә Джумаева дустының авырып йөргәнен хәтерләмәсә дә, кан басымыннан зарланганын ишеткән.

“Соңгы вакытта кан басымы уйный әле”, — диде. “Фәния, табибка бар, ул бит инде тиешле даруны, тиешле нормада язып бирә”, дидем. “Әй, эчтем инде мин, хәзер төште”, дия иде. Бөтенебез шул бит инде. Ә аның баш миенә кан сауган. Юан тамыры кинәт шартлаган диделәр”, — дип сөйләде ул “Татар-информ”га.

Бәйле