«Татар-информ», «Интертат» редакцияләренең «канаты» — Алсу Исмәгыйлованың туган көне. Котлыйбыз!

-- Лэйсирэ

«Татар тудей» порталы да котлауларга кушыла: Алсу ханым сезгә сәламәтлек, иҗат дәрте, хатын-кыз бәхете телибез!

23 гыйнвар «Татар-информ» редакциясенең шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлеваның туган көне. Бу хакта үзенең инстаграмында «Татар-информ» директоры урынбасары, татар редакцияләре баш мөхәррире Рәмис Латыйпов хәбәр итеп, кызыклы пост урнаштырган.

«Алсуны бүген котлаганда генераль директорыбыз Шамил Садыйков редакциянең канатлары дип атады. Һәм бик дөрес — Алсу нәрсә эшли ул дип сорасалар, сорауга җавап бирә-бирә арып бетәр идем. Хәбәр табу һәм язудан башлап аны укучыга җиткерүгә кадәр барлык эшне дә ул башкара. «Татар-информ» һәм «Интертат» сайтларының бүгенге уңышын күрәсез икән, монда Алсуның өлеше әйтеп бетергесез зур. Ул җыйнак, эш ярата һәм система булдыра ала торган кеше буларак, редакциядә дә шундый тәртипле булуын тәэмин итә. Сәламәтлек, уңышлар, хәләл җефете Аяз Исмәгыйлев белән балаларының игелеген күреп яшәргә язсын дигән теләкләремне җиткерәм мин аңа» дип яза Рәмис Латыйпов.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Бүген минем коллегам — «Татар-информ» редакциясенең шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлеваның @alsu_ismagilovalsu туган көне. Алсуны бүген котлаганда генераль директорыбыз Шамил Садыйков редакциянең канатлары дип атады. Һәм бик дөрес — Алсу нәрсә эшли ул дип сорасалар, сорауга җавап бирә-бирә арып бетәр идем. Хәбәр табу һәм язудан башлап аны укучыга җиткерүгә кадәр барлык эшне дә ул башкара. «Татар-информ» һәм «Интертат» сайтларының бүгенге уңышын күрәсез икән, монда Алсуның өлеше әйтеп бетергесез зур. Ул җыйнак, эш ярата һәм система булдыра ала торган кеше буларак, редакциядә дә шундый тәртипле булуын тәэмин итә. Сәламәтлек, уңышлар, хәләл җефете Аяз Исмәгыйлев белән балаларының игелеген күреп яшәргә язсын дигән теләкләремне җиткерәм мин аңа.

Публикация от Рамис Латыпов (@ramis_latipov)

Бәйле