ТНВ генераль директоры Илшат Әминов яңа вазыйфа башкарачак

-- Лэйсирэ

Татарстан Журналистлар берлегенә яңа рәис сайланды. Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов шушы вазыйфаларны башкарачак. Бу хакта берлекнең XIX съездында билгеле булды.

Съезд Татарстан халыкларының Дуслык йортында узды. Илшат Әминов кандидатурасын президиум тәкъдим итте. Рәислеккә бүтән кандидатлар булмады. Делегатлар Илшат Әминов өчен тавыш бирде.

Римма Ратникова берлек белән 1995 елдан бирле идарә итте. 24 ел җитәкчелек иткәч, ул бүтән үз кандидатурасын чыгармаска карар кабул иткән.

Илшат Әминов кандидатурасын Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәкъдим иткән иде.

Чыганак һәм фото: Татар-информ

Бәйле