Чаллыда югалган 17 яшьлек кызны эзлиләр [фото]

-- Лэйсирэ

Чаллыда 11 гыйнварда өеннән чыгып киткән 17 яшьлек Шиһапова Эльвира Марат кызын эзлиләр. Бүгенге көнгә кадәр аның кайдалыгы билгеле түгел, дип яза «Челнинские известия».

Кыз 160 сантиметр буйлы, уртача гәүдәле, иңнәренә кадәр төшеп торган туры чәчле, чәч очлары акка буялган, күзләре яшел. Кызыл куртка, кара джинсы чалбар, кара кофта, чия төсендәге кроссовкалардан киенгән. Үзе белән Iphone 4 маркалы телефоны бар.

Шиһапова Эльвираның кайда булуы турында мәгълүмат булган очракта 02 яки 8-917-915-86-85 (волонтерлар) телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Төп фото: https://pixabay.com/

Бәйле