Татарстанда фаҗига: балаларның гомере өзелә… Фотолар чыкты

-- Лэйсирэ

Буа янындагы юлда ике баланың гомере өзелгән юл һәлакәтенең фотолары чыкты. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә кич Казан–Ульяновск трассасының 112нче километрында Буадан ике чакрым ераклыкта җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, «МАН» йөк машинасы белән бәрелешкән.

Урынга килгән 111нче янгын-коткару часте һәм 1нче зона янгын-коткару часте хезмәткәрләре гидравлик авария-коткару коралы ярдәмендә җиңел автомобиль салоныннан машина йөртүче һәм пассажирларны алып, табибларга тапшырган.

Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән моннан алдарак хәбәр итүләренчә, «Ниссан»ның ике пассажиры (алты һәм җиде яшьлек балалар) хастаханәдә үлгән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Бәйле