Хәбәрсез югалган 28 яшьлек Наилә Шәрипованы эзлиләр

-- Лэйсирэ

Башкортстанда моннан тугыз ел элек хәбәрсез югалган 28 яшьлек Наилә Шәрипованы эзлиләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

«Уфа һәм Башкортстан Республикасында югалган балаларны эзләү» төбәк иҗтимагый оешмасы волонтерлар төркемендә урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, ул 2010 елның 23 сентябрендә Уфада өеннән чыгып, Ягодная Поляна бистәсенә таба юнәлгән.

Кызның билгеләре: карап торышка 20-22 яшьтә, таза гәүдәле, буе 175-180 сантиметр, зәңгәрсу-соры күзле, нечкә иренле, аксыл чәчле.

Ул югалган көнне кара төстәге джинсы, алсу күлмәк, балеткалар, аклы-каралы шакмаклар төшкән бәйләнгән җиңле зәңгәр плащ кигән иде.

«Әгәр кызны күрүчеләр булса, 02, 020 (полиция), 8-927-969-89-19 («Уфа һәм Башкортстан Республикасында югалган балаларны эзләү» төбәк иҗтимагый оешмасының кизү номеры) телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать иткән волонтерлар гражданнарга.

Фото: группа РОО "Поиск детей - Уфа" (Башкортостан)

Бәйле