Уфада автостоянкада булган гаилә драмасы Интернетны дер селкетә

-- Лэйсирэ

Уфаның Инорс бистәсендәге бер автостоянкада булган гаилә драмасы Интернет киңлекләренә таралды. Видеода хатын ап-ак иномаркасы белән иренең затлы машинасын бәрдерә, дип яза Кызыл таң.

Аны салонда баласы булу да, иренең акылга килергә чакыруы да туктата алмый. Ярсыган хатын, газга баса-баса, хәләленең өстенә бара.

Бичараны чыгырыннан чыгаруга иренең, имеш, сөяркәсе барлыгын белү этәргән. Бу вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр социаль челтәрләрдә шулай дип яза. Видеода читтәрәк басып торучы хатынның нәкъ шул сөяркәсе дип фаразлаучылар да бар.

Фото: скриншот

Бәйле