“Адәм белән Һава”да Ләйлә Дәүләтованың ирен дә күрергә телибез” [махсус видеотапшыру]

// Татар Тудей // Татар Бүген // 

Казанда декабрь-гыйнвар айларында Пирамида белән Филармония концерт залларында шагыйрә, популяр җырлар авторы Ләйлә Дәүләтованың “Адәм белән Һава” тапшыруы йолдызлары катнашында концерт үтте. Tatar Today порталы өчен билгеле алып баручы Илшат Вакказов әлеге тамашаның “сәхнә арты” белән танышып, интервью алганда көтелмәгән, мәзәк җаваплар ишетеп кайтты. Сезгә “Адәм белән Һава” тапшыруыннан махсус видеотапшыру тәкъдим итәбез.

Без булган концертны карарга өлкәннәр дә, яшьләр дә килгән иде. Алар тапшыру геройлары, бигрәк тә Ләйлә Дәүләтованың шәхси тормышы белән кызыксындылар, ирен күрергә теләделәр.

“Минем максатым үз тормышым турында сөйләү түгел, ә башка танылган шәхесләрнең тормышы турында сөйләү. Минем тапшыру минем хакта түгел, мин – сөйләтүче. Шуңа күрә мин үземнең тормышым турында сөйләргә җыенмыйм”, диде Tatar Todayга Ләйлә Дәүләтова үзе. 

“Ләйлә Дәүләтова ул күпне күргән, аеруча куркыныч җинаятьчеләр белән эшләгән тикшерүчеләрдән дә остарак”, ди шоумен Булат Бәйрәмов.

Камал театры артисты Рамил Төхвәтуллин әйтүенчә, “Адәм белән Һава” бик уңышлы проект. Ул татарча гына түгел, инглизчә дә сөйләп тә безне шаккаттырды. Тагын ниләр булуын видеотапшыруны карап белә аласыз!

Тапшыруны Tatar Today иҗат төркеме әзерләде. Җитәкче — Рөстәм Исхакый, алып баручы Илшат Вакказов, видео мастер Илдус Сабирҗанов, текст Гүзәл Гыйбадуллина.

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза. Кем үзләрен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез! 

тел: 240-24-99 

СЕЗ БЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛАСЫЗ — https://money.yandex.ru/to/410017377157443

WhatsApp: +7966-240-24-99 (Сбербанк Онлайн) 

Бәйле