«Чит бала имезгәнеңне сизмәдеңмени? Балаларыгыз алы­шынган бит!»

-- Лэйсирэ

Бу арада НТВ каналыннан “ДНК” тапшыруларын карый башладым әле. Вәйт, малай, алга киттек бит! Баланың кемнеке булуында кү­ңел­дә шик туса, аптырыйсы юк, тотасың да “ДНК” тапшыруына хат язасың. Хәтта туганлык мө­нәсәбәтләрен дә ачыклап бирәләр, рәхмәт төшкерләре.

Әле декабрьнең беренче атнасында Пермь өлкәсендә туганнар арасында булган матавыкны ике көн ачыкладылар. Берничә көннән кабат әйләнеп кайттылар бу темага. 72 яшьлек ханым (гаиләдәге баш бала) үзеннән соң дөньяга килгән дүрт сең­лесе, ике энесе өчен бөтенләй ят булып чыкты. Баксаң, моннан 72 ел элек аны бала тудыру йортында алыштырган булганнар икән (махсус түгелдер, ялгышлык аркасында).

Мондый хәлләр безнең илдә сирәк күренеш түгел. Бала алыштырулар аеруча Яңа ел төнендә, 8 Март тирәләрендә булучан икән.

Аңлавыбызча, сәбәпләре дә билгеле… Шуңа охшаш берничә тарихны үземнең дә ишеткәнем бар. Шуларның берсен больницада ят­канда бер укытучы ханым сөйләгән иде.

— Беренче баламны 1977 елда район больницасында таптым. Ул вакытларда, бала тууга, кендеген кисеп, юындырып биләүгә билиләр дә, тиз генә күрсәтеп алып, балалар бүлмәсенә чыгарып куялар иде бит. Күрсәң күреп каласың, күрмәсәң юк. Имезергә дә бер тәү­лек чамасы үткәч кенә бирәләр иде. Бер тәүлек ди­гәндә минем улымны да имезергә керттеләр. Беренче бала, рәтен дә белеп бетереп булмый. Күрше караватта ятучы урта яшьләрдәге Галия апа өченче кызын тапкан. Аның инде тәҗ­ри­бәсе бар. җайлап кына төшендереп бирде, балага им­чәкне алырга ярдәм итте. Балам бик ачыккан булган ахрысы, комсызланып имәргә тотынды. Имеп туй­гач, йокыга талды. Озак­ламый шәфкать туташы балаларны үз бүлмәләренә алып чыгып китте. Икенче көнне иртән балаларны имезергә керт­теләр. Баланың имчәкне кабасы килми генә бит, үзе шыңшый, имәсе дә ки­лә кебек. Аптырадым. Галия апа: “Кая, минеке йокысыннан айный алмый ята. Синекен имезә торыйм, сөтем болай да күп”, — дигәч, баланы аңа бирдем. Гаҗәп, чупылдатып имә дә башлады улым. ә үзе янында йоклап ятканы аны рәтләп иммәде. “Кичтән туйганчы тамагын туйдырган ахрысы, минекенең бик имәсе килмәде әле. Кыз балага күп кирәкме”, — дип, Галия апа баланы шәфкать туташына тапшырды. Хуш, шуннан соң ике көн үтте.

Бәбиләвемә дүртенче көн китте. Иртәнге якта смена алы­шынды, обход үтте. Балаларны көндезге ашатуга кертә башладылар. Галия апа белән икебезне бер көнне бәбиләткән акушерка Гөлмәрьям апа ишектән керә-керешкә: “Галия апа, син инде өченче балаңны таптың, ярый инде Фәнзиләнеке беренчесе. әзрәк кенә дә чит бала имезгәнеңне сизмәдеңмени? Балаларыгыз алы­шынган бит! әле дә берегезнеке ир бала, икенчегезнеке кыз бала булган. үзем кабул итеп ал­ган балалар булганлыктан, яхшылап карыйсы иттем”, — дип шел­тәли-шел­тәли балаларыбызны кулга тоттырды.

Гөлмәрьям ападан соң сменага килгән шәфкать туташының өендә баласы каты авырып калган булган икән. Газизе өчен бор­чылуы үзенекен иткәндер, фикере чуалып, балаларның урыннарын бутап салган. Аңардан соң сменага килгән шәфкать туташлары да балаларга бик игътибар итмәгәннәр. Ярый эшне зурга җибәрмәделәр, без дә шикаять белдермәдек. Соңыннан үзебезнең кичерешләрне сөйләп кө­лешеп тә алдык әле. Галия апа: “Кулга баланы бирүгә, шулай да, бераз шик керде күңелгә, кычкырып әйтмәдем генә. Авыррак тоелды кулга. Туганда авырлыгы 2 кило 700 грамм дигәннәр иде. Төн чыкканчы авыр­лыгы шулай артыр микәнни дидем күңелемнән беренче көнне. Аннан, нәселдә зәң­гәр күзле бер генә кеше дә юк, ә моның күзләре зәп-зәңгәр! Кайткач өйдәгеләргә, бигрәк тә иргә ни дип аңлатырмын дим. Аллага шөкер, балалар үзебезнеке үзебезгә насыйп булды”, — диде.

Мин дә үземдә ниндидер бер тискәре халәт сиздем. Тәнем тартылдымы шунда имезергә ал­ганда. Имчәк алмавына да шикләндем. Алдагы көндә йотлыгып имгән бала бит ул! Барыбер сизелә икән ул. Чишеп карарга да уйлаган идем, ачуланырлар дидем. Балалар алышыну турында тапшырулар караганда яки ишеткәндә йөрәгем чеметтереп авыртып ала. Ярый әле безнең бе­лән андый фаҗига булмый калды. Ярый әле балабыз үз яныбызда үсте. өйләнде, ике оныгыбыз бар. Киленебез бәбиләргә киткәндә, баланы гына алыштырмасалар ярар иде дип Ходайга ялвардым. Кызымның да бәби табасы бар, куркып торам инде. Ашыгулар ялгышуга илтә дип бик дөрес әйтәләр. Бер ялгышлык гомерлек фаҗига китереп чыгарырга мөмкин бит.

Шулай шул. Хәзерге бол­­гавыр, акча төртмичә яфрак та селкенмәгән заманда барысын да кө­тәргә була.

Чыганак һәм фото: tatyash
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий