Татарстанда өйдә бикләп калдырылган өч яшьлек бала янып үлә [фото]

-- Лэйсирэ

1 февраль Татарстанда йортта бикләп калдырылган өч яшьлек бала янгын чыгарган һәм шунда янып үлгән. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 13.34 сәгатьтә Апас районы ашыгыч хезмәтенә Шәмәк авылында Һади Такташ урамында ике фатирлы йорт януы турында хәбәр килгән. Чакыру буенча Урта Балтай янгын сүндерүчеләре һәм 106нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре янгын урынына кузгалган», – дип ачыклык керттеләр ведомство хәбәрендә.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән янгын сүндерүчеләр бер катлы кирпеч йорттан куе төтен чыгуын күргән. Алар янгынны 10 минутта сүндергән.

Ачыкланганча, бер фатирда ана кеше 3 яшьлек улын бикләп, мунчага кер юарга киткән. Эштән кайткан ата кеше ишеген ачкан һәм куе төтендә ишек янында идәндә яткан улын күргән. Ир-ат улын урамга алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакырган. Ата-ана табиблар килгәнче балага ярдәм итәргә теләгән, әмма табиблар баланың төтен исенә агуланып үлүен раслаган.

Янгын мәйданы 4 кв. метр тәшкил иткән. Янгын баланың ут белән шаяруы аркасында чыккан дип фаразлана.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балаларны үзләрен генә өйдә калдыру бик куркыныч булуын кисәтә. «Мөһим кагыйдәләрнең берсе – балаларны караучысыз калдырмагыз! Мәктәпкәчә яшьтә алар актив һәм аларның физик мөмкинлекләре арта, кызыксынучан, мөстәкыйльлеккә омтылучан булулары еш кына имгәнүләргә китерә. Ата-аналар исегездә тотыгыз: баланың куркынычсызлыгы сезнең тарафтан кисәтү һәм саклану чараларына бәйле!» – диелгән ведомство хәбәрендә.

Фото: ГУ МЧС РТ

Бәйле