Әтнәдә Фәргать абзый, коляскада булса да, юк кына җирдән дә акча эшли

-- Лэйсирэ

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия һәм Фәргать Сәфәргалиевлар ат итеннән казылык ясап сата башлаган. Әлеге гаилә күпләргә яхшы таныш. Чөнки аларның башкармаган эше юк! Надия апа заказга тәмле итеп каз пешереп сата, бәлеше телне йотарлык, әле күпләрне сөт ризыклары белән тәэмин итәргә дә өлгерәләр…

Кайчан шалтыратма, эш белән мәшгульләр. Девизлары — эше барның ашы бар! Ат итеннән казылык ясап сатуга әле күптән түгел генә керешкәннәр.

Надия апа белән Фәргать абый, кызыксынып, ат итеннән казылыкны башта үзләренә генә ясап карый. Запасның бер өлеше күчтәнәчкә китә, килгән кунаклар да авыз итә… Һәм “сарафан радиосы” үзенекен эшли. “Безгә дә ясагыз әле”, — дип сорый башлыйлар. Шуннан сату нияте белән казылык эшләргә керешәләр…

— Казылыкны ничек әзерлисез, Надия апа?

— Элегрәк үзебезгә ясаганда, итне вак итеп турый идек. Алай кирәк түгел икән. Бер бармак зурлыгында, озынча турарга, дип киңәш иттеләр. Хәзер шулай эшлибез. Итне турап, вакланган сарымсак кушып, тәменчә тоз, борыч, бераз шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. Күпләп ясаганда, бу эшне ялгызың башкару мөмкин түгел. Бер тарыдан ботка булмый. Өч балабыз — Кадрия, Айрат, Элина бергә җыелган чакта, ирем һәм үзем — гаилә белән ясыйбыз. Сөйләшә-сөйләшә җиңелрәк эшләнә. Әзер эчлекне эчәккә-тышлыкка иттарткыч ярдәмендә тутырабыз. Ике башын җеп белән бәйләп, коры урынга эләбез.

— Әле тутырмалар да ясыйсыз икән…

— Үзебезгә элек тә эшли идек. Эчәккә үпкә-бавырны турап тутырабыз, дөге ярмасы кушып та пешерә идек. Хәзер сату нияте белән ат итеннән ясыйбыз. Шулай ук ошаттылар, берьюлы унарны алучылар бар. Заказга 0,5 кг лы тутырмалар әзерлибез. Берсе — 300 сум. Ә казылыкның 1 килосы — 1400 сум.

Сәфәргалиевлар сөт ризыклары ясап сатарга да өлгерә.

Хуҗалыкларында берничә сыер, үгезләре дә бар. Сөттән сыр, каймак, эремчек, корт, май, куертылган сөт ясыйлар. Атнага ике тапкыр Әтнәгә сатарга алып баралар. Еш кына өйләренә үк килеп алып бетерәләр икән.

— Бездә эш күп. Тик утырганыбыз юк. Фәргатемә рәхмәт! “Мин коляскада”, — дими, күп хезмәтне ул алып бара. Сөтне кертәм, ирем корт кайната яки куертылган сөт әзерли башлый… Бөтен эшне бергә алып барабыз, — ди Надия апа. Бәяләренә килгәндә, мәсәлән, 1 кг сыр — 400, 0,5 л каймак — 150, 1 кг корт 350 сум икән…

Лилия ЙОСЫПОВА. Ирек мәйданы

Бәйле