Сибайда халыкны күчерә башладылар. Хакимиятнең халыкка мөрәҗәгате чыкты

-- Лэйсирэ

2 февраль көнне Башкортстанның Сибай шәһәрендә һавасы күкерт диоксиды белән аеруча көчле зарарланган районнардан кешеләрне иминрәк урынга күчерү башланды.

Әлеге эшләрне шәһәр хакимияте җитәкчелегендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте башкара.

Хакимиятнең ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә халыкка мөрәҗәгать чыкты.

«Игътибар! Газ белән агуланган зонада коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр йорт саен йөриячәк. Кешеләрне пычрак һавалы җирләрдән вакытлыча яшәп тору урыннарына илтә торган автобуслар Золото микрорайоны мәчете янында көтеп тора», диелгән анда.

Соңгы мәгълүмәтләргә караганда, һавада күкерт диоксиды концентратының рөхсәт ителгәннән күпкә югары булган күрсәткечләре нәкъ менә Золото бистәсендә күзәтелгән. Монда зарарлы матдәләр нормадан 25 тапкыр югарырак.

Сибайда яшәүчеләр әйтүенчә, күченү мөмкинлеге барлыгы турында халыкка йорт саен йөреп яки машиналардан тавыш көчәйткеч аша белдергәннәр. Күпләр мәгълүматның җитәрлек дәрәҗәдә җиткерелмәвенә кәнәгатьсезлек белдергән. Хакимият вәкилләре вакытлыча яшәп тору урыннарының адресын әйтүдән баш тартканнар, шуңа күрә халык ул урынга үз җае белән килә алмаган.

Вакытлыча яшәп тору урыны итеп Сибай университетының Белов урамы, 21 нче йортта урнашкан тулай торак кулланыла, дип язалар ВКонтактедагы «Сибай, дыши» дип аталган төркемдә.

Халык шәһәр җитәкчелегеннән мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында карантин кертүне таләп итә, шулай ук балаларны һавасы пычранган урыннардан күчерүне оештырырга да кушалар. Халыкның икенче бер өлеше өйләренән чыгып китүдән, күченүдән баш тарта.

Сибай халкы начар искә узган елның ноябрендә зарлана башлады. Әлеге хәлне тикшерү өчен махсус комиссия булдырылды. Элегрәк Сибай тирәсендә ташландык карьерда мәгъдән яна, шуның исе чыга дип белдерелгән иде.

Азатлык радиосы язмасы һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Бәйле