Өйдә бикләп калдырылган сабый үлеменә китергән фаҗиганең дәвамы билгеле 

-- Лэйсирэ

Өйдә бикләп калдырылган өч яшьлек бала янгында үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«1 февраль көнне Апас районы Шәмәк авылындагы бер йортта агулану билгеләре булган өч яшьлек малайның үле гәүдәсе табылды. Әлеге факт нигезендә «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды», — дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклаячак.

«Татар-информ» 1 февраль көнне Шәмәк авылында ике фатирга исәпләнгән йортта янгын чыкканын хәбәр иткән иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер фатир хуҗабикәсе өч яшьлек улын өйдә ялгыз калдырып, үзе мунчага кер юарга киткән.

Эштән кайткан малайның әтисе тәрәзәдән төтен чыгуын күреп, шунда ук өй эченә ашыккан. Ишекне ачкач, ул сабыен ишек янында табып алган. Әти-әнисе улларын мөстәкыйль рәвештә тергезергә омтылып караганнар, әмма «ашыгыч ярдәм» табиблары баланың үлемен теркәгән.

Янгынның беренчел сәбәбе — баланың ут белән саксыз эш итүе.

Фото: ГУ МЧС РТ

Бәйле