Питрәчтәге авариядә машиналар тимер-томыр өемен хәтерләтә [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Татарстанның Питрәч районында «Митсубиси» һәм «Лексус» автомобильләре, шулай ук «Скания» йөк машинасы катнашында юл һәлакәте булган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар авария урыныннан видео урнаштырган.

Видеокадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә ике җиңел автомобильгә дә җитди зыян килгән, дип яза Татар-информ. «Митсубиси» тимер өеменә охшап калган. «Лексус»ның арткы өлеше, шулай ук уң як пассажир ишеге ватылган.

Юл һәлакәтендә «Митсубиси» шоферы зыян күргән. Авариянең нечкәлекләре һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны ачыклана.

Фото-видео: соцсети

Бәйле