“Ирем эчеп кайтып, чәчемнән сөйрәп намазлыктан торгыза, фатир буенча мыскыллап йөртә” — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Хатын-кыз кабыргадан яратылган һәм бу кабырга бер дә тураймас. Аны турайтам дисәң, сындырырсың. Сындыруың талак булыр”, – дигән. Кабырганың кәкре булуы – гүзәл затларның күп вакытта хискә бирелеп, хаталануы дип аңларга кирәк. Алар бик хисчән затлар булса да, бүген күп гаиләләрдә, иҗтимагый эшләрдә, хатыннар лидерга әйләнде.

Тормыш арбасын гүзәл затлар сөйри. Әлеге мәсьәләгә тукталып, Рамил Юныс белән шул хакта сөйләштек.

– Бүген­ге хатын-кызларга нинди теләк­ләр юллар идегез?

– Дини мәгълүматларга караганда, хатын-кыз җәннәттә яралган зат һәм ул җирдә кунак кына. Ягъни Адәм җирдә балчыктан яратылса, Һәва анабыз җән­нәттә, аның ка­быргасыннан бар булган. Хатын-кыз­ның урыны бөек, чөн­ки бөтен пәйгамбәрләрне, изге зат­ларны дөньяга ул тудыра. Әйе, бүгенге көндә, минемчә, тормышның авыр йөген нәкъ менә хатыннар үз җилкәсендә алып бара. Ирләр көчле зат саналса да, соңгы дәвердә үз куәтләрен югалттылар. Шуңа да хатын-кызларга ирләр тарафыннан игътибар булсын, бу аларга мөлаемлык, күркәм холык кебек сыйфатларын саклап калырга ярдәм итсен иде. Ирләр бүрәнәнең авыр башын үз сыртларына күчереп, гүзәл затларга иркенрәк суларга, тормышларына ямь өстәргә шартлар тудырса иде. Әйе, Аллаһы Тәгалә хатын-кызга бүләк итеп сиземләү көче – интуиция биргән. Ул шуның белән бездән аерыла да. Ирләрдә әлеге хис кырык процент кына, гүзәл затларда алтмышка җитә. Аллаһы Тәгалә биргән шушы сыйфаты, сабырлыгы белән хатын-кыз кризисларны да җиңелрәк уздыра. Ирләр әле пошаманга калып, аптырап йөри, ә хатын-кыз елап туктаган, яңадан тормышка керешкән, рельс­ларга баскан була. Шушы холкы тормышка, гаиләсенә хезмәт итәргә этәрә. Алар үзләренең асылын югалтмаса, мәхәббәте ташып торса, гаиләсе дә, ире дә, баласы да бәхетле була.

– Ни кызганыч, бүген гүзәл зат­ларның ничә проценты гына ире ышыгында, гаилә җы­лысын саклап, бала тәр­бия­­ләп яши. Күбесе гаилә йөген ирен­нән дә артыграк җигелеп тарта…

– Никах мәҗлесләрендә яшьләрне котлаганда иң элек хатыннары сүз ала, ире исә “мин хатынга кушылам” дип әйтә, дигән мисалны гел китерәм. Шәт, ул ир матур сөйли белми, ә гаилә йөген тулысынча тартып барадыр. Ләкин хатын-кызның ирен узып сөйләве һич тә күңелгә ятышлы түгел. Ул бит аны кимсетеп кенә калмый, ә, бәйдән ычкынып, үзен гаилә башлыгы итеп күрсәткән кебек күренә. Өстәвенә, безнең әле фикеребез дә тар, күпләр бер үк сүзне кабатлый. Кавказ халыклары мәҗлесләрендә кунакларны шаккатып тыңлыйсың. Беренчедән, хатын-кыз сүз әйтми, әйтсә дә, иреннән соң гына һәм күп сөйләми. Икенчедән, ирләр кем генә булып эшләвенә карамастан, берәр кыйсса, гыйбрәтле риваять сөйли, мәгънәле фикерен җиткерә.

Тагын шуны да күзәткәнем бар: никах укыгыз әле, дип тә күбрәк кызлар шалтырата. Бу инде өйләнешүнең инициативасы җитмеш процент очракта хатын-кызлардан килүенә бер дәлил. Егетләр өйләндем, дисә дә, аларны моңа этәреп, камыт кидереп кенә куялар. Хәзер мөселман гаиләләрендә дә хатыннар активлаша, ирләр социаль, рухи, матди яктан зәгыйфьләнеп бара. Кем әйтмешли, аларга эш тәкъдим иткәч тә, иң элек хатыннары белән киңәшләшәләр. Бу хакта мәзәкләр дә сөйлиләр инде. Мондый вәзгыять безнең илдә генә түгел, хәтта гарәп дәүләтләрендә дә күзәтелә.

– Ислам мохитендә дә ирләрнең зә­гыйфь­ләнүен ничек аңлатыр идегез?

– Тәрбия дөрес түгел. Мин – ике кыз әтисе, берсе кияүдә инде. Гаилә мәсьәләләре турында балалар белән гел уртага салып сөйләшәбез һәм һәрчак әйтә килдем: егет миңа нәрсә бирер икән, дип уйлаганчы, үзең нәрсә бирә аласың, шул турыда фикерлә, дим. Хатын-кыз иргә терәк булырга, анда өмет уятырга тиеш.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) хатыны Хәдичә дә өмет биргән. Канатландырып торганда ирләр әллә нинди ачышлар ясый, дөньясын лаеклы итеп кора. Олы кызым ире белән фотога төшкәндә алга чыгып баскан, шуның өчен шелтә белдердем. “Болай басу дөрес түгел, син ир артында булырга тиеш”, – дидем. Кызларга әти тәрбиясе җитми. Ул бит аңа киңәшләрне ирләр күзлегеннән бирә.

Икенчедән, хәзер инде кызларны кияүгә чыкканчы бөтен әйберең – белемең, эшең, торыр урының, машинаң, затлы туның, ваннадан киеп чыгарга халатың һ.б. булырга тиеш, дип өйрәтәләр. Ягъни иргә сүз әйтерлек урын калмасын, кыз аңа буйсынып яшәмәсен, дигән кебек килеп чыга. Ирне кушымта итеп кенә күрәләр. Әлбәттә, кызның фатирында яшәгән ир үзен хуҗа итеп сизеп, мәҗлестә беренче булып сүз әйтә алмый. Ни өчен шундый тәрбиягә керештеләрме? Чөнки егетләргә ышаныч бетте. Аның фатир, машина алганын, эшкә урнашканын көтеп утырсаң, гомерең узганны сизми дә каласың.

– Ә егетләрнең йомшаклыгы каян килә?

– Ул балалар бакчасыннан баш­лана, мәктәптә дәвам итә. Тәрбия­челәр дә, укытучылар да – хатын-кызлар. Уку йортларында ир-ат мөгаллимнәр калмады. Көнгә җиде-сигез сәгать укытучы апага карап утырган ир бала аның холкын йота бара һәм, зәгыйфьләнеп, хатыннарга охшый башлый.

Икенчедән, ирләр үсмер чордан ук сыра, хәмер эчү белән мавыга. Бу эчемлекләр теләсә кайда сатыла. Сыра зарарсыз кебек тоелса да, ул ирләр гормоннарын үтерә, ә хатын-кызларныкын, киресенчә, арттыра. Ир-атның тавышы, көлүе, буй-сыны, гәүдә төзелеше, кыланмышлары хатын-кызныкына охшый башлый. Аның физиологик яктан ирлеге югала.

Өченчедән, өйдә дә ир баланы булачак ир, гаилә башлыгы итеп тәрбияләмиләр.

– Бездә җитәкче хатын-кызлар да күп. Күптән түгел республиканың вице-премьеры итеп тә Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Андый ханымнар өйләренә кайтып керми, көннәре ирләр арасында уза. Мөселман хатыннары мондый урында эшли аламы?

– Сөембикә-ханбикә Казан ханлыгы белән идарә иткән. Әмма гаиләдә хатын-кыз булып калган, чөнки ул заманнарда зур тәрбия бирелгән. Шәригать кануннары буенча ил башлыгы хатын-кыз була алмый, билгеле. Ләкин урыннарда җитәкчелек итәргә рөхсәт бар. Хәтта Пәйгамбәребезнең кызы Фатыйма да гаскәр башлыгы булган. Әтисеннән соң, атка атланып, алдан әйдәп йөргән, ирләр аңа ияргән. Иң мөһиме – хатын-кызның гаиләсенә хыянәт итмәве. Ул өйдә хәерле хатын, үрнәк әни булып калырга тиеш. Җитәкче вазыйфасы гаиләсенә зыян сала, аның тотрыклылыгын какшата икән, хатын-кызга күбрәк якыннары турында уйлау хәерле.

– Үзе намазда булган, әмма ирләре эчкән хатыннар да арабызда шактый. Аларның хакы нинди?

– Мәчеттә күп еллар мөгаллимә булып эшләгән Сара апа бар иде. Мәрхүмә инде. “Хәзрәт, берәр никахка мине чакыр әле”, – дигәч, чакырыштыра, мәҗлестә ул вәгазь сөйли иде. “Мин намазга баскач, ирем эчеп кайтып, чәчемнән сөйрәп намазлыктан торгыза, фатир буенча мыскыллап йөртә. Ничек кенә качып укысам да эзләп таба иде”, – дип сөйләгәне истә. Ул бервакытта да өметен өзми, намаз укыган саен Аллаһы Тәгаләгә иренең күңеленә иман орлыгы салуны, аны туры юлга бастыруны сорап ялвара, сигез ел догалар кыла. Ахыр чиктә ире дингә кайта. Аңа йөз төймәле тәсбих кына җитми, өч йөзлене сатып алалар хәтта. Сигез ел бергә намаз укыйлар, аннары ире дөнья куя. “Сабыр итеп, дога кылып, гаиләне бозмадым, балаларны ятим итмәдем. Ирем ахирәткә намазлы булып китте”, – дип, Сара апа беренче урынга сабырлыкны куя иде. Элек тә бит бер өйдә өч буын яшәгән. Балалар әби-бабай, әти-әни үрнәген күргән. Ни кызганыч, бүгенге яшәештә мондый мисал юк. Хәзер ашаганда өстәл артында ир белән хатын акча бүлә, сату-алу, аренда һ.б. турында сөйләшә. Шуңа да йөз никахның алт­мышы таркалып бара торган чорга җиттек. Моның сәбәбе – тәрбия, үрнәк һәм сабырлык булмау.

Намаз укыр чак җиткән, шунда ире кайтып керә икән, хатын-кыз нишләргә тиеш? Намазын кичектерә аламы?

– Хатын-кыз фарыз намазы укый икән, Аллаһы Тәгаләне өстен куеп, гыйбадәтен дәвам итә. Ирләр моны белсен иде. Нәфел намазы укыса, гыйбадәтен өзеп, хәләл җефетен каршы алырга бурычлы.

Энҗе Басыйрова, Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле