Чаллыда әнисе югалган улын эзли. Бер атнага якын хәбәре юк

-- Лэйсирэ

Чаллы шәһәренең 37 нче комплексында яшәүче Илья Матросовның язмышы турында әлегә кадәр берни дә билгеле түгел. Полиция бүлегенә 22 яшьлек егетнең әнисе мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, 1 февральдә улы 7 нче комплекстагы дуслары янына чыгып киткән. Үзе белән ул фатир ачкычын, хәрби билетын, сим-картасы булмаган кәрәзле телефон алган.

Югары буйлы егет, кара парка курткадан булган, дип яза «Челнинские известия».

Бу кешенең кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның барысын да шәһәр Эчке Эшләр идарәсенең дежур бүлегенә 02, 8 965 628 61 71 яки 803 318 18 64 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Бәйле