Татар җыры / Төп яңалык

Гүзәл Уразова Мәскәүдә Витас, Согдиана белән дуэт җырлаячак. Концертка бушлай эләгеп була

Гүзәл Уразова Мәскәүдә Витас, Согдиана белән дуэт җырлаячак. Концертка бушлай эләгеп була

30 мартта Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда узачак зур концертта Гүзәл Уразова Витас һәм Согдиана белән дуэт җырлаячак. Бу хакта Уразова.ру сайты хәбәр итә. Бәйрәм чарасы Globex promotion оешмасы белән бергәлектә Рәсәйнең төп сәхнәсендә әзерләнә.

Бүген бу проект өстендә 200гә якын кеше эшли. Алла Духованың дөньякүләм билгеле “Тодес” бию төркеме махсус биюләр куя. Витас белән дуэт әзерләнә, Динә Гарипова, Согдиана белән белән дә дуэтлар булачак. “Казан” бию ансамбле һәм Дагестаннан “Лезгинка” дәүләт ансамбле киләчәк. Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм тагын бик күп артистлар көтелә. Сәхнә бизәлеше, махсус эффектлар, сценография өстендә танылган Мәскәү режиссерлары эшли.

“Без бу концертка 15 ел әзерләндек!” ди Гүзәл Уразова.

Һәм иң кызыгы! Мәскәү концертына бушлай эләгеп була! Моның өчен инстаграмдагы шушы пост астында ике дустыңны билгеләргә кирәк. Бәйгенең нәтиҗәсе 8 мартта ясалачак.

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!