“Болгар радиосы” шифаханәгә ике кешелек юллама уйната

-- Лэйсирэ

“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы “Яраткан районым” дип исемләнгән бәйге игълан итә. Әлеге бәйге үз районыңа мәхәббәт аңлату өчен менә дигән мөмкинлек!

“Һәрберебезнең күңелендә туган якны сагыну, аңа мәхәббәт хисләре бар. Ул мәхәббәт әти-әни белән генә чикләнми, ә билгеле бер урыны, сөйләм үзенчәлеге, табигате, яраткан күршеләре һәм башкаларда чагыла. Бүгенге көндә кая булуыбызга карамастан, без туып-үскән авылыбызны, районыбызны яратабыз. Әлеге бәйге – шушы мәхәббәтне чагылдыру, районның башкалардан аермасын тасвирлау мөмкинлеге”, — диде “Иртәнге чәй” алып баручысы Илфак Хафизов.

Бәйгенең максаты. Һәрбер районның үзенә генә хас сөйләме, диалектальсүзләре, һөнәрчеләре, башкалардан аерылып торган үз йөзе бар. Шушы үзенчәлекләрне юмор аша шигъри юллар белән тасвирлау.
Бәйгенең шартлары. Шигырьләрне 25 мартка кадәр [email protected] почтасына яки М.Горький урамы, 15нче йорт адресына «яраткан районым» тамгасы белән юлларга кирәк. Шигырьнең озынлыгы биш куплеттан артмаска тиеш. Һәр катнашучыдан бер генә шигырь кабул ителә.

Шигырьләрне “Болгар радиосы” дулкынында 08:45 сәгатьтә “Иртәнге чәй” алып баручылары яңгыратачак. Җиңүчене Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк. Иң яхшы дип табылган шигырь авторына “Жемчужина” шифаханәсенә ике кешелек юллама тапшырылачак.

Җиңүче 1 апрель көнне 08:45 сәгатьтә “Иртәнге чәй” тапшыруында игълан ителәчәк.

Бәйле