«Түбәтәй» дә сыйланып кына түгел, рәхәтләнеп күңел ачарга да була

-- Лэйсирэ

//Татар тудей// Кристина Абросимова//

«Түбәтәй»дә без үзебезнең сыйфат эталонын тудырдык», — ди, «Тубәтәй» рестораны директоры Солтан Сафин. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Казанлылар арасында «Түбәтәй» ризыкларын ашап карап, тәменә, әзерләнүенә, бизәлешенә гаҗәпкә калучылар аз түгелдер.

Татар орнаменты белән чигелгән матур яулык, киемнәр кигән татар кызлары һәрбер ризыкка нәрсә салынганын аңлатып, сайлауда ярдәмгә килә.

Ресторан гореф-гадәтләргә һәм замана таләпләренә туры китереп яраклаштырылган. Биредә төрле халыкларның ризыклары белән беррәттән, кызыклы шоу-программа да тәкъдим ителә. Ресторанның 3 залы бар, беренчесе 250 кеше сыйдыра торган, үзенчәлекле интерьер, милли стильдә ясалган рәсемнәр һәм чын түбәтәйләр белән бизәлгән зал. Калган ике зал, исә, кечкенәрәк. Көндезге ашны ашау, эшлекле очрашулар, романтик кичләр өчен тыныч, уңайлы заллар. Шулай ук биредә, 15 әр кеше сыярлык уңайлы бүлмәләр дә булдырылган.

Аларның һәрберсе төрле стильдә, уңайлы өстәл-урындыклар, телевизорлар белән җиһазландырылган. Мисал өчен, топчан кабинасы аерым колориты белән аерылып тора, бүлмәдә телевизордан кала, караоке өчен аппаратура да куелган. Шулай ук, күпләр өчен мөһим фактор булып саналган, намаз уку һәм тәхәрәт алу бүлмәләре дә бар.
Һәр шимбә иртәнге 11дә биредә балалар өчен, артистлар һәм клоуннар катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтелә.

«Түбәтәй» ресторанының тагын бер үзенчәлеге булып, һәрбер ризыкның уникаль рецепт белән әзерләнүе тора. Мисал өчен, кабак һәм тавык итеннән пешерелгән өчпочмак, Татарстанның беренче президенты рецепты буенча пешерелә. Бавырсак рецепты исә, Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан килгән. Шулай ук, татар ашларына, туристик базарның таләпләрен үтәү һәм яңалык кертү максатыннан, кыстыбургер, татлыбый, өчпочмак-фри һәм тагын бик күп кенә башка төрле ризыклар уйлап табалар.

«Түбәтәй» рестораны сату эшләре белән беррәттән, хәйрия эшләрендә дә катнаша. «Живи душой» марафонын булдырып, «Булыш» ярдәм фонды белән берлектә, авыру балаларга коляска һәм башка кирәк яраклар алу максатыннан, акча җыю эшләре дә алып бара. Һәр заказның 5% әлеге фондка кучерелеп бара. Шул рәвешле, һәркем әлеге изге эшкә үз өлешен кертә ала.

Белгәнебезчә, сорау — ихтыяҗ тудыра. Колоритлы ашау ризыкларын әзерләп сату, башка җирләрдә дә ачылу кирәклеген искәртә. Шунлыктан, 9 февраль көнне кичке сәгать 5 тә Бауман урамы, 47 нче йорт адресы буенча урнашкан яңа ресторан ачылачак. Биредә кунаклар тәмле ризыклар гына ашап калмыйча, үз куллары белән картина ясый алу мөмкинлегенә дә ия булачак. Ә инде картина матур һәм сыйфатлы булсын өчен, рәссам Анна Белозерова сезгә ярдәмгә килер. Бәясе: 1500 сум.

Шулай ук, бу көнне, балалар өчен, сочниклар пешерү буенча махсус мастер класс та уздырылачак. Рәхим итегез!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий