Салават Фәтхетдинов нигә үкенә?

-- Лэйсирэ

Үкенечсез булмый шул бу дөнья. Алар Салаватның җанын да еш кына борчуга сала икән. Бу хакта ул Самарада узган концертында бәян иткән, дип яза Кызыл таң.

Салаватның җырлары мәгънәле, күңелгә ятышлы. Моның белән һәммә кеше килешер. Шуларның берсе Фәнис Яруллин сүзләренә язылган. Концертта җырчы Татарстанның халык шагыйре белән исән чагында күрешә алмаганына үкенүен белдергән.

— Бервакыт Фәнис Яруллин: “Эх, Салаватны үз күзләрем белән күрәсе иде”, — дип әйткән булган. Бу турыда миңа ишеттерделәр, әлбәттә. Ә мин: “Бер атнадан барырмын… Бу юлы булмады инде, икенче айга вакыт табармын”, — дип, бу очрашуны әледән-әле кичектереп тордым. Кызганыч, күрешеп булмады, — дигән һәм, Фәнис Яруллин истәлегенә багышлап, “Үкенечләр түгел бу” дигән җырын тәкъдим иткән.

Фото: архив

Бәйле